Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкинода нинди кызыклы вакыйгалар бар?

Ленино-Кокушкино авылында район җитәкчелегенең күчмә эшлекле киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә катнашучылар һәм район башлыгы Илһам Кашапов төзелүче объектлар, проблемалы участоклар янында булдылар һәм борчулы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Һәрбер фатирда ванна яки душ бүлмәсе булуына карамастан, җәмәгать мунчаларына да ихтыяҗ бар. Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Канәфи Зәйнуллин да шулай ди:

- Авылда мунча бик кирәк!

Авылдагы җәмәгать мунчасының ябылуы һәм аның искергән хәлдә торуы авыл халкын инде күптәннән борчый. Район җитәкчелеге, әгәр халык таләп итә икән, димәк, Ленино-Кокушкинода мунча булачак, дигән карар кабул итте. Элегрәк бирегә инде зур комиссия дә килде, белгечләр башкарылачак эшләр турында фикер алышты, аның бәясен санады. Хәзерге вакытта конкрет эшләргә инде керештеләр.

- Бары бер ягын гына яңартырга карар иттек, монда ике чабыну бүлмәсе булдыру нәтиҗәле булмаячак. Хәзер инде демонтаж эшләре үткәрелде, эчке бизәү эшләренә һәм коммуникацияләр урнаштыруга без әзер. Әлегә бар да табигый рәвештә кипшерергә тиеш, аннары калган эшләргә керешәчәкбез. Биредә без индивидуаль парлы мич салырга планлаштырабыз, - ди ремонт эшләре белән җитәкчелек иткән Руслан Сираев. Сүз уңаеннан, ул моны Канәфи Зәйнуллин контроле астында эшли. Һәр төзелешне, теләсә нинди яңарту яисә инде реконструкцияләү эшләрен авыл халкы белән хәбәрләшеп башкарырга кирәк икәнлеге инде күптәннән билгеләнде. Канәфи абый бу авылда яшәүче актив һәм битараф булмаган кешеләрнең берсе.

Район башлыгы Илһам Кашаповның Ленино-Кокушкино авылына эш визитының алдагы пунктлары булып, хәзер гамәлдә булган һәм иске балалар бакчасы территорияләре саналды. Әгәр беренчесенә уңайлы парковка ясарга кирәк булса, икенчесе белән булган мәсьәлә катлаулырак. Бүгенге көндә ике катлы бина буш тора, аны сүтәргәме яисә яңартып караргамы, дигән карар кабул итәргә кирәк.

Шуннан соң, күчмә киңәшмәдә катнашучылар мәктәп территориясенә юнәлделәр. Биредә булган спорт мәйданчыгы янында яңаны төзиләр.

- Бу мәйданчык баскетбол, ә яңасы футбол уйнар өчен булачак, мондый мәйданчык турында без инде күптәннән хыяллана идек. Бездә газонны карау мөмкинлеге юк, ә монысы ясалма катламлы булачак, - ди мәктәпнең физкультура укытучысы Алексей Чукуров. Ленино-Кокушкино мәктәбе укучылары спорт яраталар, район спартакиадаларында аларга тиңнәр булмый.

Киңәшмәдә катнашучылар дөнья пролетариатының булачак юлбашчысы Володя Ульянов үзенең җәйге каникулларын үткәргән музей-тыюлыкта да булдылар. Музей составындагы бинаны ремонтлау һәм реконструкцияләү мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.

Безнең районда Ульяновлар гаиләсе белән бәйле тагын бер үзенчәлекле урын бар. Ул да булса, Черемышево авылындагы чиркәү, анда Ильичның әти-әнисе кәбен койган. Киңәшмәдә катнашучылар ремонт барган Яшьләр үзәгендә булганнан соң, шунда юл алдылар.

- Бу ремонтның икенче этабы, узган елда без беренче этап эшләрен башкардык. Эш күләме барлыгы 37 миллион тәшкил итәчәк, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Салкын Чишмә авылында якташлары истәлегенә куелачак һәйкәл урынында туктап, киңәшмәдә катнашучылар Черемышево авылына юнәлделәр, анда алар Үшнә елгасы аша салынган күперне яңарту буенча башкарылачак эшләр күләмен бәяләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса