Ленино-Кокушкинода Петр Гавриловның тормышы һәм батырлыгы турында сөйләделәр
Музей хезмәткәрләре Ленино-Кокушкино урта мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрделәр.
Советлар Союзы Герое Петр Михайлович Гаврилов музее һәм Питрәч районының туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре авыл җирлекләре буенча Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган чираттагы күчмә утырыш үткәрделәр.
Алар Ленино-Кокушкино урта мәктәбе укучылары өчен педагогик дәрес үткәрделәр, күргәзмә һәм викторина оештырдылар. Күргәзмә Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов һәм керәшеннәргә багышланган иде. Әлеге чарада егерме тугыз кеше катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа