Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкинодан Яруллиннар гаиләсе

Үлмәс Тимонина авылдашлары, Яруллиннар гаиләсе турында язган.

«Яруллиннар гаиләсе 60 елдан артык бергә яши. Габдулла абый белән Наилә апа күрше Саба районында туып-үскән. Алар бик яшьли  өйләнешкәннәр. Әти-әниләре ризалыгы белән яшь пар Донбасска киткән. Габдулла абый шахтада эшләгән.
Соңыннан алар барыбер туган якларына тартылалар. Балалары Маннур һәм Марат белән алар Ленино-Кокушкино авылына күчеп кайталар. Вакытлар уза, балалар үсеп җитә, үз гаиләләрен коралар. Ике улы да Мәскәүгә китә. Марат, дөрес, күптән түгел әти-әнисе янына күчеп кайтты. Күрәсең, аның күңеле туган авылына, тынлыкка, тынычлыкка тартылган. Олыгайгач  һәр кешенең  туган  ягына әйләнеп кайтасы килә бит. Әнисе аның кайтуына бик шатланды. Башкача була да алмый, ана күңеле һәрчак баласын көтә, ярата һәм һәрвакыт ярдәм итәргә әзер.
Габдулла абый гомере буе Питрәч кошчылык фабрикасында эшләде. Эштә аны хезмәт сөючәнлеге өчен яраттылар, коллективта хөрмәт иттеләр.
Төп эшеннән тыш, гаилә мал-туар асрады, бакча тоттылар. Аларның икесе дә сиксән яшьтән узган булуга карамастан, бакчаларында хәзер дә тәртип, чисталык.
Наилә апа уңган хуҗабикә. Ул гел тәмле ризыклар пешерә. Аның бар ризыгы да тәмле килеп чыга, чөнки ул бөтен күңелен биреп эшли. Габдулла абый, чын ир-ат буларак, бик аз сүзле, тәртипле, беркемне дә үпкәләтми, яхшы киңәшләр бирә. Ул әлегә кадәр бакча белән шөгыльләнә. Габдулла абый беркайчан да тормыштан зарланмый. Ул көченнән килгәнчә эшләргә күнеккән, үз хезмәтенең җимешләре белән горурлана, чөнки ул мактанырга яратмый.
Узган елның ноябрь аенда ирле-хатынлы Яруллиннарның бергә яшәүләренә 60 ел тулды. Барлык авылдашлары исеменнән аларга нык сәламәтлек, озын гомер, аларның тормышлары  яшьләргә үрнәк булсын, дип телисе килә».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса