Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылы мәчетендә “соңгы кыңгырау” узды

Укучылар ислам нигезләрен өйрәнүнең беренче елын тәмамладылар.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Ленино-Кокушкино авылының – “Рамазан” мәчетендә “соңгы кыңгырау” узды. Укучылар ислам нигезләрен өйрәнүнең беренче елын тәмамладылар. Алар арасында – Коръән уку нигезләрен аңлау, мөселман этикасы кагыйдәләрен өйрәнү һәм хәтта яулык бәйләүнең традицион ысулларын үзләштерү өчен эш һәм гаилә арасында вакыт тапкан тәрбиячеләр, укытучылар һәм пенсионерлар бар.

Белем бәйрәменең илһамчысы – остаз Равия Миңнуллина, ул остаз булганчы биш еллык юл үткән. Бүген ул укучыларына Коръән укырга өйрәнергә булыша.

Равия Раилиевна үзе бу мәчеткә 2000 елларда ук йөри башлаган, башта дини бәйрәмнәр уздырганда кухняда ярдәм иткән. Соңрак ул Әминә абыстай Габдуллина җитәкчелегендә намаз укырга өйрәнә, аннары алга таба барырга – мөселманнарның изге китабын укырга өйрәнергә хыяллана башлый. Һәм 2019 елда мәчет каршында остазы Хаҗирә алып барган Коръән өйрәнү төркеме укучылары санына керә. Ләкин пандемия барысына да төзәтмәләр кертә – дәресләр онлайн-форматка күчә, ләкин бу Равия Миңнуллинаның тәвәккәллеген ныгыта гына. 2021 елда ул Казандагы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә, аны дүрт елдан соң уңышлы тәмамлый һәм туган авылы мәчетенә укытучы сыйфатында кайта.

– Дәресләребездә пәйгамбәрләр тарихын, ислам әхлагы нигезләрен өйрәнәбез, гореф-гадәтләр һәм йолалар белән таныштырабыз. Гарәп хәрефләрен өйрәнәбез. Башта күпләргә бу гаять катлаулы булып тоелса да, акрынлап барысы да дин нигезләрен үзләштерде. Хәзер хатын-кызларыбыз Коръәннән өч сүрә укый, дүртенчесен өйрәнә башладык, – дип горурланып сөйли Равия Раилиевна.

Дәресләр якшәмбе көннәрендә көндезге сәгатьләрдә, чәршәмбе көннәрендә – онлайн-режимда уза. Бүген аның сыйныфында сигез укучы бар, алар төрле яшьтәге кешеләр һәм төрле һөнәр ияләре. Алар арасында Ленино-Кокушкино мәктәбе укытучысы Гүзәл Зиннәтова да бар. Ул башта дус кызына иптәшкә генә килүен, әмма динне тирәнтен аңлау өчен калуын әйтә.

– Безне чын мөселман хатынкызлары булу теләге берләштерә, – ди ул. – Без дин нигезләрен генә түгел, әхлак-әдәп – үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен дә өйрәнәбез. Бездә сабырлык артты, тормыш авырлыкларына мөнәсәбәт үзгәрде. Без җан тынычлыгына һәм зирәклеккә ирешәбез. Бу без, әниләр һәм әбиләр өчен, аеруча мөһим. Монда белем генә түгел, ә бердәмлек хисе дә кыйммәтле. Без барыбыз да бер-беребезгә ярдәм итүче чын дусларга әйләндек, – дип билгеләп үтте Гүзәл Илалетдин кызы.

Уку елының тәмамлануын үзенчәлекле итеп билгеләп үттеләр: укучылар үзләренең уңышларын күрсәттеләр, ә Резеда Галләмова яулык бәйләүнең традицион ысуллары буенча “Яулыгым ниләр сөйли, яулык битемне бизи” дигән мастеркласс үткәрде.

– Элек-электән мөселман хатын-кызлары башына яулык япканнар. 17-18 гасырларда ук кызлар махсус баш киеме кигәннәр, ә өстеннән тукыма япканнар. Әмма яшьлегебездә дингә каршы көчле пропаганда хөкем сөрә иде, шуңа күрә без бу традицияләр турында берни дә белми яшәдек. Ләкин мин балачактан ук яхшы хәтерлим: олы яшьтәге әбиләр яулыкларын очлары белән алга, ә яшь кызлар артка бәйлиләр иде, – дип уртаклашты ул.

Тантаналы өлештән соң чәй эчү булды, анда хатын-кызлар киләчәккә планнар турында фикер алыштылар. Уку дүрт елга исәпләнгән, һәм күпләр түземсезлек белән сентябрьдә укуның дәвам итүен көтә. Мәчет янында мәдрәсә төзелә, аны җәй ахырына яки көз башына кадәр ачарга өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса