Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ленино-Кокушкино авылыннан рядовой үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде

Аның гомере 2023 елның октябрендә өзелә

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Махсус хәрби операция барышында сугышчан бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Ленино-Кокушкино авылыннан рядовой Рәмис Закиров үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Сугышчының әнисе Гөлнара Тимерхановнага сугышчан дәүләт бүләген тапшыру тантанасы Рәмис укыган Ленино-Кокушкино мәктәбендә узды. Аның гомере 2023 елның октябрендә өзелә.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

“Сезнең улыгыз – Россия, Татарстан һәм Питрәч районы горурлыгы. Аның батырлыгы безнең хәтердә мәңгегә батырлык һәм каһарманлык үрнәге булып калачак”, – дип ассызыклады район башлыгы Рәис Сөләйманов, хәрби хезмәткәрнең әнисенең тирән кайгысын уртаклашып.

Беренче укытучысы Ризилә Гарифова Рәмисне игелекле, актив, тырыш укучы буларак искә ала. Ул сыйныфта хезмәт һәм спорт секторлары өчен җавап биргән.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

– Мин аны 2005-2009 елларда 1-4 сыйныфларда укыттым. Аның турында миндә яхшы хатирәләр генә саклана. Без аны барыбыз да яратабыз, хөрмәт итәбез, – диде ул һәм аның мәктәптән соң КАТКның җирле филиалына укырга керүен билгеләп үтте.

Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»

Элегрәк мәктәптә Рәмис хөрмәтенә мемориаль такта куелган иде. Ул Теләче районының Олы Мәтәскә авылында – әти-әнисенең туган җирендә – әтисе янына җирләнгән.

– Рәмис өченче сыйныфта укыганда әтисен югалтты, ә хәзер менә үзе дә җир куенына керде, – дип елый әнисе. – Мин ике атна саен аның каберенә барам, орден тапшырганнан соң да барып кайттым. Берничә көн элек ул минем төшемә керде. Минем ничек яшәвемне, хәлләремне сорашты. Хәлем ярый, улым, кил әле, үзеңне кочаклыйм әле, дидем. Ул, китәргә кирәк, диде дә чыгып китте.

Хәзер Гөлнара Тимерхановнаның таянычлары – кызы, кияве һәм оныгы. Алар Казанда яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса