Ленино-Кокушкинодан Солодковлар династиясе: совхоз эшчеләреннән алып КФХ хуҗаларына кадәр
Элек совхоз икътисады өчен тырышканнар, хәзер инде егерме елдан артык үзләре өчен эшлиләр.
Буыннан буынга характер һәм тышкы кыяфәт үзенчәлекләре генә түгел, ә һөнәр дә күчә икән. ЛениноКокушкинодан Солодковлар династиясе моның ачык мисалы.
Солодковлар җир эшкәртү тәҗрибәсен нәселдән нәселгә тапшырып баралар. Алар иген үстерәләр. Элек совхоз икътисады өчен тырышканнар, хәзер инде егерме елдан артык үзләре өчен эшлиләр.
“БЕРҮЗЕҢ ГЕНӘ ЭШ БАШЛАУ АВЫР”
Читтән карап торганда Анатолий Солодков кырда саф һава сулап, матурлыкка хозурланып кына йөри кебек. Әлбәттә, бу алай түгел. Бу җиргә люцерна чәчелгән, тәҗрибәле игенче үсемлекләргә нинди бөҗәкләр кунуын өйрәнә. Шул ук вакытта улы Сергей һәм оныгы Александр, корткычларга каршы эшкәртү өчен техника һәм биопрепаратлар әзерлиләр. Биопрепаратларны сиптергәнче Солодковлар махсус прибор белән җил тизлеген үлчиләр.
– Барысы да нормага туры килсә, сиптерергә була, – диде Сергей Анатольевич. – Бәлки сиптерми торырбыз? Болыт килә бит, – диде аңа улы Александр. Чыннан да, күктә кара болытлар куерды. Аграрийлар бәхетенә алар бик тиз таралды һәм эшне кичектерергә туры килмәде. – Мин әле һаман өйрәнәм, эшкә төшенәм. Бу җитди эш, ләкин мин әтием һәм бабам алдында сынатмаска тырышам, – диде кече Солодков.
Ул гаилә бизнесына 2019 елда кушыла. Аның бабасы, Татарстанның атказанган механизаторы Анатолий Викторович, хезмәт эшчәнлеген алтмышынчы елларда ук башлаган.
– Үзем эшләгән чорда күбрәк кукуруз утырту, аны эшкәртү, уру эшләрендә катнашырга туры килде. Йөк төягеч белән төяп, фермага азык ташыдым. Хезмәт кенәгәсендә билгеләнгәнчә 48 ел авыл хуҗалыгында хезмәт куйганмын, ә тормышта тагын да күбрәк, – ди ул. – Хәзер балаларга ярдәм итәм. Мине кызганалар, эшләтмиләр, еш кына киңәш сорап киләләр. Әлбәттә, бу эштә кыенлыклар бар. Ярдәм булмаса авыр. Үҗәтлек кирәк. Эштә уңышка ирешергә теләсәң, аннан курыкмаска кирәк. Ике-өч гектар белән генә эш башлау да җитми, күбрәк кирәк. Кредит алалар, аннары түлиләр. Үзләре өчен эшләүләре сөендерә, – дип билгеләп үтте ветеран.
“КОМБАЙНЧЫ ЯРДӘМЧЕСЕ АКЧАСЫНА БЕРЕНЧЕ ВЕЛОСИПЕДЫМНЫ АЛДЫМ”
– Әти, миңа велосипед кирәк, – ди бервакыт Сергей әтисе Анатолий Викторовичка.
– Акча эшлә дә, сатып алырсың, – дип җавап бирә аңа әтисе.
Әйтелгән – эшләнгән. Сергей алтынчы сыйныфтан соң бабасы Виктор Иванович янына комбайнчы ярдәмчесе булып урнаша. Ул фронтовик, сугышта танк йөртүче-механик, ә кайткач механизатор була. Ул күп сүзле булмаган, оныгы белән озаклап тәрбияви сөйләшүләр дә алып бармаган, ә үз үрнәге белән аңа җирдәге хезмәтнең авыр булса да, нәтиҗәле булуын күрсәткән. Казан институтында инженер-механиклыкка укыган вакытта Сергей совхозга комбайнчы булып кайткан. Егет шәһәр тормышын үз итми, аның күңеле авылга тартыла. Иркенлек, саф һава җитми кебек тоела. Шуңа күрә 2001 елда ул туган ягына кайта һәм КФХ ача. 95 гектар җир сатып алалар, сукалыйлар, бодай чәчәләр. Шулай эшләре үсә башлый. Бүген Сергей Анатольевич улы белән бергә 340 гектар җирдә эшли, анда люцерна үсә, иң табышлысы, горчица, арпа, карабодай. Быел беренче тапкыр сорго утыртканнар, бу бөртекле үсемлек.
– Көн саен кырга кечкенә бала янына барган кебек барасың. Үсемлектәге үзгәрешләрне күзәтәсең. Орлыкны чәчәсең дә онытасың икән, аннан бернәрсә дә килеп чыкмый, аны игътибарда тотарга кирәк, – диде Сергей Анатольевич.
Кич җитеп килә, аларның әле тагын дүрт сәгатьләп эшләре бар. Алар төн уртасында гына өйләренә кайтачаклар. Авыл хуҗалыгында эш көне сәгать буенча түгел, ә һава торышы буенча исәпләнә шул. Анатолий Викторович өчен барысы да гадәти күренеш. Ул өйдә утырмавына шат кына. Нишләп өйдә утырырга ди әле? Яшь чакларны кире кайтарып булса, ул кабат тракторчы булыр иде. Үзе дә шулай ди.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа