Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өлкәннәр бәяләрне күреп шаклар катты

Әле яңа гына булып узган Өлкәннәр көненә багышланган ярминкә күпләрне гаҗәпкә калдырды. Анда продукция дә аз иде, бәяләр дә кесәгә суга торган булды.

Бу көнне һава хәйран ук салкынча иде. Иртәдән үк халык ярминкәгәҗыелган. Аларның салкыннан аяклары туңган, бер-берсенә бәреп, җылыталар иде.

Пенсионерлар һәм башка кешеләр "Газовик" хуҗалыгы машинасы янында ашлык алырга исәп итеп тора. Чиратка тезелгәннәр. Чөнки үткән ярминкәдә кайберәүләргә ашлык җитми калган. Шуның өчен кеше чират алырга уйлаган. Сәүдә итә башлагач, исләре китте. Сатуда ашлык катнашмасы булуын күргәч, күңелләре кайтты. Әле бәясе дә арзан түгел - килосы 7 сумнан. Бодай, борчак, арпа бөтенләй дә юк. Бу күпләрне борчуга салды.
- Нәрсә бу? Авылда яшәп, ашлык белән тәэмин итә алмыйлар, - диде бер пенсионер апа (ул исемен әйтергә теләмәде). - Узган ярминкәдә 20 капчык алып килгәннәр иде, өченче кешегә җитмәде. Ә бүген бөтенләй дә алып килмәгәннәр.
- Әнием 42 ел Күндә сыер сауды, әти гомер буе тракторчы булып эшләде. Хуҗалык ашлык бирми, - диде сатып алучы Чулпан атлы ханым. - Бүген ярминкәдән алмакчы идек, монда да сөенерлек нәрсәләр юк. Инде Казанга бармый булмас, - диде ул ризасызлык белән.
"Кощак" хуҗалыгы сатуга тагын бәрәңге алып килгән иде. Өч атна элек узган ярминкәгә килосын 8 сумнан алып килгәннәр иде. Бу юлы 9 сум диделәр. Ә иң кызыгы шунда, бер минут үтүгә, машина яныннан кеше китә башлады. Бәрәңгене 11 сумнан саталар икән бит!
Үз хуҗалыгы булган берәү бәрәңгене 15 сумнан сатып ята. Бәясен ишеткәч, халык тиз генә машина яныннан китү ягын карады.
Ярминкә әле башланмаган, ә "Ватан" предприятиесе үз продукциясен сата иде. Аларда да бәя арткан. Сөтнең литры 30 сумнан (элегрәк 25 сум), каймакның 200 граммы 55 сум (50 сум).
"Ак барс" кошчылык комплексы продукциясе дә тәкъдим ителгән иде. Алар кош ите, казылык, ысланган әйберләр белән сату итә. 2 категорияле йомыркага чиратка тезелделәр. Берсе 2 сум 30 тиеннән иде. Теге ярминкәдә 2 сум 80 тиеннән иде.
Күннән бер абзый туңдырылган балык сатып тора иде. Бәйрәм хөрмәтенә килосын 100 сумнан бирде. Элеккесендә - 130 сорап тора иде.
"Үшнә" балык хуҗалыгы балыкны 120 сумнан сата иде. Татар Тау Иленнән эшмәкәр сыер итен 220 сумнан сатты. "Неялово" крестьян-фермер хуҗалыгы дуңгыз итен 180 сумнан сатты.
Якында гына кипкән җиләк-җимеш сатыла иде, аны 100 сумнан бирәләр иде.
"Шәйхисламов" крестьян-фермер хуҗалыгы каз түшкәсен 1000 сумнан, күркә итен 200 сумнан, куянныкын 300сумнан тәкъдим итә иде.
Итрәнге сәгать 8дән музыка яңгырап тора иде. Сәгать 9 да артистлар чыгыш ясый башлады. "Җәүһәр" һәм "Калинушка" рус һәм татар фольклор ансамбльләре, Флера Галиева һәм башкалар да җыр сузды. Әмма бу вакытка халык тарала башлаган иде. Чөнки сәүдә мәйданчыгында алыр әйбер юк. "Ак барс" машинасы болай да көн саен килә, балык та еш саталар. Сыер һәм дуңгыз итен дә көн саен сатуда.
Күп кеше ярминкәне оештырудан да, әйберләрнең азлыгыннан да канәгатьсезлек белдереп китте. Юллар да ябылмаган, юл кырыйларында шәхси машиналар күп иде.
Әле узган ел гына Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән ярминкәдә олыларны чәй белән сыйлаганнар иде. Быел ул да булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса