Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

М-7-Колай-Питрәч автомобиль юлы вакытлыча ябыла

Колай автоюлында зур ремонт эшләре башланды. Без анда нинди эшләр башкарылуын һәм аларның кайчан тәмамланачагын белдек.

М - 7 «Волга»-Колай-Питрәч автомобиль юлында 1+600 – 2+100 км, 6+019 - 8+000 км участоклары реконструкцияләнә һәм транспорт чаралары хәрәкәте вакытлыча туктатыла.
- Беренче участокта башта булган юл катламын демонтажлау, су үткәргеч торбаларны ремонтлау һәм киңәйтү өчен кирәк булган җир катламын сүтү эшләре башкарылачак. Эшләр тәмамлангач, бу урында мондый тау төшү булмаячак, юл полотносы биектәрәк урнашачак. Шулай ук юлны су юдыруын һәм эрозия булдырмау өчен төрле ныгыту эшләре комплексы башкарылачак, - дип сөйләде безгә реконструкция эшләрен башкаручы Виталий Анисимов.
Юл 15 августка кадәр ябыла. Әлеге участокны Казан-Шәмәрдән, Иске Шигали-Питрәч региональ әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлыннан әйләнеп үтеп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X