М-7 — Питрәч автомобиль юлы вакытлыча ябылды
Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итте.
Татарстанның Питрәч районында 11 июльгә кадәр М-7 «Волга» — Колай – Питрәч автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябык.
Биредә 1,6 километрдан 2,1 километрга кадәр һәм 6 километрдан 8 километрга кадәр юл киемнәрен реконструкцияләү планлаштырылган.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Казан-Шәмәрдән, Иске Шигали — Питрәч, М-7 «Волга» — Колай — Питрәч һәм М-7 «Волга» автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа