Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Магнитогорскида яшәүче Питрәч районы хәрби комиссариатында контракт төзегән

Ул «Батыр» сафларына керергә теләгән

Андрей Магнитогорскидан. Ул «Батыр» подразделениесына эләгергә бик теләгән. Шуңа күрә Казанга килгән. Әмма батырлар сафына 50 яшькә кадәрге ир-атларны гына кабул итүләре ачыкланган, ә аңа 53 яшь. Шуңа да карамастан, артка чигенмәгән, башка җирдә хезмәт итәрмен, дигән карарга килгән.

«Без булмасак, кем?» – дип язылган Андрейның военкоматка киеп килгән аю сурәте төшерелгән футболкасында. Ул инде үзенә «Черный» дигән позывной да уйлап тапкан – аны мәктәптә шулай дип йөрткәннәр.

Андрей медицина тикшерүе узган, контрактка кул куйган. Хезмәткә күптән барырга теләгән, ләкин гаилә шартлары буенча сәбәпләр булган. Барысы да җайга салынгач, китәргә генә җыенгач, хатыны каршы килгән. Аның ирен җибәрәсе килмәгән, шунлыктан хәтта документларын да яшереп куйган. Андрейга хәйлә уйлап табарга туры килгән. Хатынына хәле начар булуга зарланган, хастаханәгә барырга дип документлар сораган, ә үзе тиздән аларны алып военкоматка киткән.

Һөнәре буенча ул слесарьремонтчы, күпмедер вакыт куркынычсызлык хезмәте белгече булган. Армиядә Могоча шәһәрендә десантштурм бригадасында хезмәт иткән. Бу күптән, 30 ел элек булган. Ул белем һәм күнекмәләрнең бераз онытылганлыгын таный, әмма хәрби өйрәнүләр ярдәм итәр дип ышана. Безнең районда хәрби хезмәткә контрактка кул куйган кешеләр, яшәү урыннарына карамастан, бер тапкыр 1,5 миллион сум акча ала.

– Акча, әлбәттә, һәрвакыт кирәк. Бурычларны да түлисе бар. Ләкин мин матди иминлек өчен бармыйм. Кайбер дусларым шунда һәлак булды, туганнан туган абыем, хәзер бертуганымның улын алып кайтачаклар. Шуңа күрә аларның күзләренә карыйсым, үч аласым килә. Күпләр миңа: «Бу яшеңдә кая җыендың?» диләр (көлә). Әмма мин Россияне, Ватанымны яратам, – ди әңгәмәдәшебез.

Ул өч бала атасы, кызлары инде зурлар, иң кечесенә 20 яшь, әмма, шуңа да карамастан, аларга үзенең китүе турында әйтмәгән. Хатыны белә, инде күнгән, шушы көннәрдә әнисе дә бу турыда ишеткән. Кияве мобилизация буенча хәрби операция зонасында хезмәт итә. Ул, әгәр бергә хезмәт итмәсәк тә, һичьюгы очрашырбыз, дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса