Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Максат – штраф сугу түгел, ә “тәрбия”

Килешәсездер, тәртиптә тотылган йорт һәм җәмәгать территорияләре карашны җәлеп итә һәм уңай тәэсирләр уята.

Питрәчлеләрнең күбесе үз йортларын карап тора. Ләкин, әгәр җир участогы эшкәртелми, чүп үләннәре үсә икән, аннан да куркынычрагы - үлән кибеп инде янгын чыгу куркынычы тудыра икән, мондый хуҗаларга районның административ-техник инспекциясе килеп беркетмә төзи. Ә күрсәтелгән нормаларны бозган өчен административ штраф салына. Безнең бу хакта беренче генә язуыбыз түгел. АТИның вәкаләтләре җитәрлек. Җәй җитү белән административ законнарны бозуның иң еш очрагы булып тиешсез урыннарда сәүдә итү санала башлады. Көн саен беркетмәләр төзелә һәм штрафлар салына. Бары тик сезонлы сату белән генә акча эшләүче кешеләргә ни эшләргә һәм штраф санкцияләреннән ничек читтә калырга?

- Ярамаган урыннарда сәүдә итү көн саен Питрәч, Көек, Ленино-Кокушкино, Шигали, Кощак авылларында, Казан – Шәмәрдән трассасы буенда һәм башка урыннарда теркәлә. Безгә килеп ирешкән һәр хәбәргә игътибар итәбез, шулай ук кагыйдә бозулар еш кына тикшерүләр һәм мониторинг вакытында да ачыклана. Без административ хокук бозу турында беркетмә төзибез, штрафларны админкомиссия билгели, беренче тапкыр өчен штраф күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә. Әгәр дә шул ук граждан ел дәвамында законны кабат боза икән, штраф 5000 сумга кадәр артырга мөмкин. Рәсмиләштерү процедурасы болай бара: без хокук бозу урынына чыгабыз, закон бозучыдан беркетмә төзү өчен документлар бирүен сорыйбыз. Әгәр кеше элемтәгә бара икән, без ул барында беркетмә төзибез. Ә имзадан баш тартса яки шәхесен раслаучы документ бирергә каршы килсә, пүнәтәйләр алдында шәхесен раслыйбыз һәм беркетмә төзибез. Әгәр кагыйдә бозучы хокукка каршы гамәлләр дә күрсәтә икән, ул вакытта полиция хезмәткәрләрен чакырабыз, - диде безгә районның административ-техник инспекциясе башлыгы Руслан Һидиятов.
Тыныч кына сәүдә итү һәм киләчәктә күңелсезлекләр булмасын өчен, билгеле бер кагыйдәләрне белергә кирәк. Урамда рөхсәтсез сәүдә күпмедер вакыт табыш китерә ала, ләкин эш җитди тикшерүгә кадәр барып җитә икән, чыгымнар күбрәк булырга мөмкин. Шулай итеп, беренче чиратта, җирле салым хезмәтендә шәхси эшмәкәр яки ҖЧҖ сыйфатында рәсмиләшергә яки үзмәшгуль буларак теркәлергә кирәк (моны телефондагы махсус кушымтада башкарып була). Аннары документлар белән авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыл советы сәүдә урыннарын үзе билгели. Әгәр сез ошаткан урын планда каралмаган икән, рөхсәт кәгазе алу мөмкин түгел, ә аннан башка, аңлавыгызча, сезгә штраф салачаклар.

 

Районның административ-техник инспекциясеннән тагын бер мөһим хәбәр бар. Хәзер урам күрсәткечләренә зур игътибар бирелә башлады. Алар ике дәүләт телендә булырга тиеш, югыйсә йорт хуҗасына штраф салачаклар.
Адреслы табличкалар буенча предприятие клиентлары, гади халык һәм товарны йортка китереп бирү хезмәткәрләре генә түгел, ә бәлки махсус хезмәтләр дә эшли: хат ташучылар, ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, полиция. Адреслы хуҗалыкны тәртипкә китерү мөһим бурыч булып тора. Тикшерү күрсәткәнчә, барлык йортларда да йорт номеры һәм урам исеме белән аншлаглар тормый, ә фатирларның номерлары юк. Шуңа бәйле рәвештә биналарның барлык милекчеләре һәм шәхси торак йортларда, фатирларда (милек формасына бәйсез рәвештә) яшәүче барлык гражданнар үзләренең йорт билгеләре һәм фатир номерлары булуга һәм аның торышына игътибар итәргә, булмаса – урнаштыру, яраксыз булса – алыштыру буенча чаралар күрергә тиеш. Урам исеме ике дәүләт телендә (рус, татар) күрсәтелергә тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса