Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Максатыбыз туры юлдан тайпылучыларны гадел юлга бастыру”

Россия императоры Александр II 1879 елда Россия империясендә Эчке эшләр министрлыгының төп төрмә идарәсен булдыру турында указ чыгарган. Әлеге документ җәзаларны үтәүнең бердәм дәүләт системасын оештыруга нигез булып тора. Быел бу хезмәтнең 140 еллык юбилее. Пановка авылындагы төзәтү колониясе хезмәткәрләре дә бу бәйрәмне билгеләп үтте.

- Төзәтү колониясе безнең өчен бер предприятие кебек. Авыл халкының күбесе әлеге учреждениедә инде йә эшләп чыккан, йә әле дә шунда хезмәт куя. Кайчандыр монда читтән эшкә җибәрелгән кешеләр инде күптәннән авыл кешеләренә әйләнде, - диде Пановка авыл җирлеге башлыгы Олег Козырев.
Безнең районның гади бер авылында колония төзетүнең инициаторы кем булганын хәзер беркем хәтерләми инде. Әмма 3 нче төзәтү колониясе ветераннар Советы рәисе Юрий Лопоухов сүзләренә караганда, архивта 1935 елның декабрендә Пановка колхозын ликвидацияләү турында һәм аны Татарстан Республикасы буенча УНКВДның хөкем ителүчеләрне тоту бүлегенә тапшырылуы турында үзенчәлекле документ саклана. Әлеге документ нигезендә яңа төзелгән хезмәт-төзәтү колониясе ликвидацияләнгән колхоздан үз карамагына 4 трактор, 65 ат, 29 сыер, 65 дуңгыз, төзелеп бетмәгән агач йорт, пекарня, ашханә, сыер һәм ат абзарлары ала. 1975 елга кадәр колония катнаш типта була. Монда авыр җинаятьләр кылмаган хатын-кызлар һәм ир-атлар җәза үткән. Ир-атлар кырда, механизатор булып эшләгәннәр. Хатын-кызлар, нигездә, терлекчелектә эшләгән. Учреждение авыл хуҗалыгы җитештерүендә рекордлы күрсәткечләргә ирешә, 70 еллар ахырында ВДНХның махсус бүләгенә дә лаек була.
Хәзер колониядә ярдәмче хуҗалык, 300 гектардан артык җир бар, бөртекле культуралар үстерелә, мөгезле эре төрлек һәм дуңгызлар асрала. Әмма җитештерү эшчәнлеге авыл хуҗалыгы белән генә чикләнми. Хөкем ителгәннәрнең күбесе тегү производствосында мәшгуль, - дип билгеләп үтте ИК-3 ФКУ башлыгы, подполковник Александр Мелешенко. Ул шулай ук хезмәттәшләрен бәйрәм белән котлады.
- Безнең бурыч – юлдан язган һәм закон бозган кешеләрне дөрес юлга бастыру, тормышның яңа нормаларын һәм кыйммәтләрен үзләштерүдә ярдәм итү, - ди Александр Владимирович.
Җинаять-башкарма инспекциясе эше турында закон белән проблемалары булмаган кешеләр аз белә. Һәр һөнәр үзенчә кызыклы һәм үзенчәлекле, билгеле бер белемнәр һәм күнекмәләр таләп итә. Әмма нәкъ менә шушы һөнәр иясе булу өчен белем генә аз. Монда тотрыклы психика, чыныккан характер һәм югары әхлакый принциплар таләп ителә. Бәйрәм көнне җинаять-башкарма инспекциясенең нәкъ менә шундый хезмәткәрләрен район башлыгы Илһам Кашаповның Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин тапшырды.
Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы урынбасары Илназ Фәхриев шулай ук ИК-3 ФКУ хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлады һәм алдынгыларга ведомство бүләкләре тапшырды.
Бүләкләнүчеләр арасында әлеге хезмәт ветераны Фирдәвес Легасова да бар иде.
- Мин бу системада 30 елдан артык эшләдем һәм инде күптәннән пенсиядә. Күптән түгел колониягә барып, биредә эшләүче кешеләр белән аралаштым, безнең хезмәткә бүген дә бик белемле һәм максатчан яшьләр килүенә бик сөендем, - ди ул.
Николай Дудкин да бөтен гомерен колониядә эшләүгә багышлый. Армиядән соң ук эзләү-хезмәт этләре инструкторы булып эшкә урнаша. Лаеклы ялга чыккач та, ял итәргә ашыкмый, тегү производствосында мастер булып эшләвен дәвам итә.
- Миндә 100-120 хөкем ителгән кеше эшли, аларны тәрбиялим, хезмәткә өйрәтәм, - ди ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса