Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мария Ефимовна йөздә бер яшьлеген билгеләп үтте

Ул нинди генә хәлдә дә үзен тыныч тота, янәшәдәгеләрне ихлас күңелдән ярата, хөрмәт итә. Ул көләч йөзле, аның шат елмаюыннан һәркемнең күңелләре күтәрелә. Питрәчле, хезмәт ветераны Мария Ефимовна Пилюгинаның озак яшәү сере менә шуннан гыйбарәт тә инде. Аңа бу көннәрдә 101 яшь тулды.

Аның бик үк зур булмаган фатирында фотографияләр бик күп. Шуларның берсендә Мария Ефимовна шат елмаюлы, икенчесендә ире, кызы һәм оныклары белән. Тормыш шулай корылган инде, кызы да, ире дә аның янәшәсендә юк инде. Аны оныгы Андрей карый.

- Минем оныкларым искиткеч! Андрюша хәрби хезмәткәр иде, Казанда яши. Минем яныма еш кайта. Олег Германиядә яши. Ул да һәр көнне чылтыратып, хәлемне белеп тора, - ди Мария Ефимовна.

Мария Пилюгина тумышы белән Самара өлкәсе Обшаровка авылыннан. Коллективлаштыру елларында аның әтисе һәм абыйлары сөргенгә сөрелә. Әтисе 10 ел гомерен сөргендә үткәрә. Ә абыйларын фронтка җибәрәләр, алар сугыш юлын уза. Аңа 13 яшь булганда, әнисе ачлыктан вафат була, кызны Казанга туганнан туган апасына озаталар. Шунда ул хастаханәдә санитарка булып эшли башлый, кияүгә чыга, кызлары туа. Ире фронттан әйләнеп кайтмый. Кырык икенче елда Ржевск шәһәре янында һәлак була. Мария Ефимовнага авыр газаплар кичерергә туры килә, каты авырудан аның кызы вафат була. Иң авыр вакытларында оныклары аның өчен терәк тә, яклаучы да, саклаучы да була. Нинди генә кыенлыклар, югалтулар кичерүгә карамастан ул тормыны яратудан туктамый. Көчле, нык ихтыярлы булып кала белгән.

"Казан" журналында аның тормыш юлы турында язулары да очраклы түгел. Аның өчен туган көнендә әлеге журнал хезмәткәрләре килүе, бик зур куаныч булды.

Без узган ел Мария Ефимовнаның 100 яшьлек юбилеенда да булдык. Ул бер ел эчендә бөтенләй үзгәрмәгән дә диярлек.

- Минем әбием 104 яшендә вафат булды. Ул һәрвакыт, мин озак яшәмим дия торган иде, - ди Мария Пилюгина. Дөрестән дә, ул үз яше өчен шактый көр күңелле, аның хәтере дә яхшы.

Аның янына атнага өч тапкыр социаль хезмәткәр килә. Калган көннәрдә Мария Ефимовна барысын да үзе башкара. Шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, ул бүлмә гөлләре үстерү белән шөгыльләнә.

- Мин яран гөлләрен бик яратам. Аларның чәчәкләре дә бик озак шиңми, бөтен бүлмәне бизәп торалар, - диде юбиляр чәчәкләренә сокланып.

Мария Ефимовна Пилюгинага Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров бүләк иткән чәчәк бәйләме дә бик ошады. Ул аңа котлау открыткасы, бүләк тапшырды.

Мария Ефимовна мондый зур игътибарга шулкадәр куанды, хәтта күз яшьләрен тыеп кала алмады. Ул үз чиратында бу бер елның ничек узуы турында сөйләде. Ветеран Эдуард Мәхмүтовичка Бөек Җиңү көнен югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерде. "Мин мондый зур вакыйгада катнашмый булдыра алмадым. Безнең районда Бөек Җиңү юбилее тиешле дәрәҗәдә үтте. Аеруча да бәйрәм концерты бик ошады. Барысы өчен дә рәхмәт, сезгә!", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ветеран. Эдуард Дияров юбилярга сәламәтлек, тыныч картлык теләде, шулай ук киләсе елга кабат килергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса