Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матбугат көне - безнең бәйрәм

13 гыйнвар - Россия матбугаты көне.

Халык арасында бу бәйрәм газета контентын формалаштыручы журналистлар бәйрәме дигән фикер яшәп килә. Әмма бу бик үк дөрес фикер түгел: санап китсәң, газетада нинди генә белгечлекләргә ия булган кешеләр эшләми: баш мөхәррирдән, хәбәрчеләрдән тыш, бу фотограф, реклама хезмәткәре, версткалаучы, бухгалтер, тәрҗемәче, шофер да... Бездә һөнәри бәйрәмне 19 майда - Татарстан Матбугаты көнендә билгеләп үтү кабул ителгән. Шулай ук 13 гыйнвар да безгә карый. Без еш кына районның төрле предприятиеләрендә һәм учреждениеләрендә эшләүче яшь белгечләр турында язабыз, ә менә үзебез турында бик сирәк язабыз. Бу юлы киресенчә эшләргә булдык. Корреспондентлар әңгәмәдәшләренең сораулары белән күнеккән. Алар белән рольләрне алмашырга вакыт җитте. Таныш булыгыз – бу җирле матбугат чарасының яшь хезмәткәрләре.


Люция Сираҗиева, бүлек мөхәррире


- Беренче тапкыр газетада үзем язган мәкаләм дөнья күргәч, үз күзләремә ышанмадым. Бу минем өчен һәрвакыт тормышка ашмаслык хыял кебек иде, башта гел уңышсызлыкка очраудан куркып  язмый идем. Кем генә булып эшләмәдем - официант, кассир, консультант, администратор. Әмма боларның барысы да минем өчен ят иде. Казаннан кияүгә чыгып авылга кайткач, минем  күңел түрендәге  иң зур хыялым чынга ашты. Көтмәгәндә мин журналист булдым. Бер ел гына вакыт узды әле, әмма ун ел узгандай кебек. Иртән редакциягә барам һәм мине нәрсә көтүен, нәрсә турында язарга кушачакларын, кем белән сөйләшергә кирәк булачагын, кая барырга икәнен белмисең, әмма шунысын яхшы беләм -  мин үз эшемне яратам. Хәзер газетабызның әле озак еллар яшәвен телим.


Екатерина Зайцева, корреспондент


- Бик яшьтән уку, нәфис сүз һәм публицистика белән кызыксындым. Ә бик кечкенә чагында барлык зур бәйрәмнәрдә әти-әниемә сәхнәләштерелгән телетапшырулар оештыра, анда алып баручы ролендә айның төп вакыйгалары турында сөйли торган идем.
Туган авылыма кайткач, мин үземнең балачак хыялым турында искә төшердем һәм озак уйлап тормыйча җирле газета редакциясенә мөрәҗәгать иттем. Тәҗрибәле һәм тату коллектив ярдәме белән мин үз хыялымны тормышка ашыра башладым. Матбугат басмасында эшләү тәҗрибәмнең бик зур булмавын исәпкә алып, мин шуңа инандым, мин корреспондент һөнәрен сайлап дөрес эшләгәнмен. Көн саен мин зур вакыйгалар, төрле кеше тарихлары һәм язмышлары турында беләм. Мәкалә геройлары белән бергә тормышларындагы вакыйгаларны искә төшерәм. Белемем буенча мин педагог-психолог. Бу миңа кешене өйрәнергә һәм аңларга ярдәм итә. Ә газетада эшләү тәҗрибәсе исә фотограф талантын ачарга, хыялымны тормышка ашырырга ярдәм итте.


Ләйсән Мифтахова, телетапшырулар алып баручы


- Мин тумышым белән Югары Ослан районыннан. Мәктәптә укыганда ук язмаларымны район газетасына җибәрә башладым. Авылдашларым мине “җирле хәбәрче” дип атадылар. Ул вакытта минем һөнәр сайлавымда җирле газета редакторы Римма Сергеевна Троицкая да зур роль уйнады. Ул мине үз янына чакырды да, язуымны дәвам итәргә кушты, киңәшләр бирде. Миңа “Золотое перо” - “Алтын каләм” республика конкурсында катнашу бәхете елмайды. Ул вакытта мин “Татарстан яшьләр сәясәтенең 10 еллыгына иң яхшы материаллар” номинациясендә җиңдем. Районга диплом һәм конкурс статуэткасы алып кайттым, аларны әти-әнием һаман да кадерләп саклый. Мин аларга бик рәхмәтле. Журналистика факультетына укырга кердем һәм 1 курстан ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми басмасына корреспондент булып эшкә урнаштым. Корреспонденттан баш мөхәррир урынбасарына кадәр барлык этапларны уздым. Аннары декретка чыгып, Питрәчкә яшәргә күчтем. Биредә мин үз белгечлегем буенча эшләргә өметләнмәгән идем, өстәвенә, телевидение кебек журналистика өлкәсендә эшләү теләгемне тормышка ашыра алырмын дип уйламадым. Эшне башлау куркыныч булды, әмма тәҗрибәле хезмәттәшләр барысына да өйрәттеләр. Сүз уңаеннан, әти дә журналист кызы белән бик горурлана.


Маргарита Петрова, тәрҗемәче


Редакциядә эшләү тел күнекмәләрен практикада куллана алу белән җәлеп итә. Күп төрле катлаулы мәкаләләрне мәгънәсен саклап, фактларны бозмыйча, бер телдән икенчесенә тәрҗемә итү өчен сәләтле һәм тырыш булырга кирәк. Безнең басма матбугатта инде дүртенче ел эшлим һәм без һәр көнне мөһим, файдалы эш белән шөгыльләнәбез дип горурланып әйтә алам.


Ирина Меньшова, реклама белгече


- Редакциягә эшкә 2018 елның июлендә килдем. 6 ел декреттан соң кешеләр белән аралашырга теләдем һәм ул вакытта район редакциясендә реклама белгече кирәк булуын белдем. Мин үз эшемне һәм коллективымны үз иттем. Эш стажым әле алай ук күп түгел, нибары 1,5 ел гына, әмма бу чорда реклама, журналистика өлкәсендә бик күп танышларым һәм яхшы дусларым барлыкка килде. Ә редакциядә эшләү үзе үк массакүләм мәгълүмат чаралары дөньясына кызыклы сәяхәткә әверелде. Журналистика бик кызыклы, көн саен районда булган яки булачак яңа, кызыклы вакыйгалар турында нинди дә булса яңалык беләсең.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса