Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матрена әби бәхете

Районыбызда матур традиция яши - сугыш һәм хезмәт ветераннарын юбилейлары белән котлыйлар. Шушы арада район җитәкчелеге вәкилләре Керәшен Сәрдәсеннән Матрена Михайловна Фадееваны тәбрикләргә килде.

Матрена Михайловнага 95 яшь. Ул - герой ана. Керәшен Сәрдәсенең Татарстан урамында яши. Өе иркен, зур. Ул кече улы Геннадий тәрбиясендә тора. Бик еш кына башка балаларына да кунакка барып кайта. Аларда бер-ике атна торып ала. Балалары аны бик хөрмәт итеп, кадерләп кенә тәрбиялиләр. Фадеевлар гаиләсе шәҗәрә агачын ясасаң, ул бик күп ботаклардан торачак. Үзегез уйлап карагыз, Матрена Михайловна тормыш иптәше Иван Семенович белән бергә 10 бала табып үстергәннәр, шулар арасында ике пар игезәк һәм 25 онык бар. Ә онык балалары күпме, дип сорасагыз, Матрена әби балалары, елмаеп: "Үзебез дә белмибез! Бәлки, 50дән артык булыр", - диләр. Бер онык баласының кызы туган инде!
Менә шулай итеп Фадеевлар нәселәнә нигез салучы бәхетле ана үз кулллары белән кадерләп үстергән чәчәклек арасында куанып яши.
- Әйе, мин бик бәхетле! - ди канәгать елмаеп әбиебез.
Ул район үзәгеннән киләсе кунакларны көткәндә, безгә җиңел булмаган тормыш сәхифәләре турында сөйләп китте.
Ирен фронтка озаткан яшь хатын колхоз икмәк пешерү йортында эшли - авылдашларына икмәк пешерә... Ә сугыштан соңгы елларда, бөтен халык җимерелгән хуҗалыкны торгызганда, 3 баласын җитәкләп, урак урырга чыга. Кырык сутый кишәрлекне урак белән ура. Ул чагында комбайннар булмый, бөтен эшне кул көче белән башкаралар. Шул еллларда ирен колхоз рәисе итеп куялар. Бу эшендә 20 ел намус белән хезмәт итә. Матрена Михайловнаның, рәис хатыны буларак, бернинди өстенлеге булмый. Төрле эш башкара, шул исәптән, авыр хезмәтне дә. Шулай итеп, көн-төн эш белән гомер үтеп тә китә. 10 баланы бит аякка бастырасы бар! Ни арада үткән диген! Билгеле, авыр була, аның каравы бүген Матрена әби бәхетле һәм аның төп бәхете - балалары. Алар, бәхетенә, яхшы кешеләр булып үсәләр: игелеклеләр, намуслылар, шәфкатьлеләр. Матрена әби балаларыннан беркайчан начар сүз ишетми. Балалары да әниләре турында шундый мактау сүзләре әйтә. Әниләреннән беркайчан тупас, авыр сүзләр ишетмәүләрен әйтәләр. Шул ук сүзләрне төпчек килене Нина да әйтә. Ул Керәшен Сәрдәсе мәктәбендә укыта. 26 ел элек ул төпчек малайларына кияүгә чыга һәм шунда ук үз кеше булып китә. Ул аларның итагатьле, хезмәт сөючән, изге күңелле кешеләр булуын әйтә. Кайнанадан да уңа!
Бүген Матрена әбинең бөтен балалары да Татарстанда эшли һәм яши. Берсе генә Ульян ягында гомер итә. Һәммәсе дә туган җиргә, туган илләренә тырышып хезмәт итә. Оныклар турында да шул сүзләрне әйтү дөрес булыр.
Бәхеткә, район да ветеран, герой-ана казанышлары турында онытмый. Район җитәкчелеге вәкилләре юбилей көнендә аны олуг бәйрәме белән котларга килде. Район башлыгы исеменнән аны башкарма комитет җитәкчесе Валентина Урысова, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина котлады. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллинның котлау открыткасыннан һәм бүләгеннән тыш, юбилярга Россия Президенты котлау открыткасын да тапшырдылар. Балалары, оныклары, онык балалары, кунакларның бөтенесе дә хуҗабикәгә бер генә теләк теләде - исән-сау булып, 100 яшькә җитсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса