Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Матур традицияләр дәвам итә

Безнең газета “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ алдынгылары һәм юбилярлары турында язуын дәвам итә. Күптән түгел биредә тагын бер юбилярны хөрмәтләделәр, машина йөртүче Нәзир Хәйриев алтмыш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Нәзир Хәйриев 42 ел машина йөртүче булып эшли, балачактан шофер булырга хыялланган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, озак уйлап тормыйча, Питрәч ДОСААФына укырга керә, машина йөртү таныклыгы ала. Армиядә хезмәт иткәндә хәрби техника йөртә, туган авылы Татар Тау Иленә кайтканнан соң, машина йөртүче булып эшли башлый.
Нәзир Зиннурович районның алдынгы шоферы, ул район машина йөртүчеләре арасында дүрт тапкыр, шул исәптән, узган елда да җиңүче була. Ул район һәм республика алдынгылар слетында катнаша.
Юбилярны хуҗалыкның административ бинасында тәбрикләделәр. Аны котларга хезмәттәшләре, хуҗалык җитәкчелеге килде.
“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ генераль директоры Радик Зиннәтов Нәзир Зиннуровичка иң җылы теләкләрен җиткерде, намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде һәм юбилей уңаеннан акчалата премия һәм матур чәчәк бәйләме тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса