Махсус операция хәрбие Питрәч балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре белән очрашты
Хәрби өлкән төркемдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар янында булды
Питрәчнең «Айгөл» балалар бакчасында махсус хәрби операция катнашучысы Фирдүс Х. белән очрашу узды. Хәрби өлкән төркемдәге мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән очрашты. Шул ук төркемгә хәрбинең улы да йөри.
Хәрби хезмәткәр балаларга махсус хәрби операция зонасында гражданлык бурычын үтәве турында сөйләде.
«Очрашу кунагы Туган илне, әти-әнине яратырга кирәк, дип билгеләп үтте. Ә Туган илне, әнине кебек үк, якларга кирәк. Шуңа күрә ул Россия армиясе сафларына кушылган», - дип сөйләде балалар бакчасы мөдире Ләйлә Камалиева.
Балалар имин тормышта яшәсен өчен Туган илне якларга кирәк, дип ассызыклады хәрби. Сабыйлар хәрби хезмәткәрне кызыксынып тыңлады һәм очрашу азагында үз куллары белән ясаган бүләк тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа