Махсус операциядә гаджет кулланган хәрбиләргә дисциплинар кулга алу яный
Документ хокукый мәгълүмат порталында бастырылган.
Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә катнашучы хәрбиләргә карата дисциплинар кулга алуны куллану һәм башкару үзенчәлекләре турындагы законны имзалады.
Хәрби частьләр командирларына ярамаган эш өчен хәрбиләрне дисциплинар кулга алу турында карар кабул итү хокукы бирелә, шул исәптән техник файлларны таратырга һәм кайда булуны бүлешергә мөмкинлек бирә торган техник чаралар кулланган өчен.
Законда билгеләп үтелгәнчә, гаджетлар үз вазифаларын башкару өчен кулланылса, бу нигезләмә хәрбиләргә кагылмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа