Махсус операциядә катнашучыларга, салым бурычлары булса да, ташламалар алу хокукы бирелә
ТР Юстиция министрлыгындагы Эксперт советы әгъзалары шул хактагы закон проектын хуплады.
Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең, салым бурычлары булуга да карамастан, социаль ташламалар алу хокукын озайтырга ниятлиләр.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, республика законнары социаль ярдәм алу өчен билгеле бер шартлар куя. Шундый шартларның берсе – заявка бирүчеләрнең салым бурычлары булмау.
Әмма, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтүнең актуальлеген исәпкә алып, узган ел ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2024 елның 31 декабренә кадәр әлеге төркем гражданнар өчен бу шартларны кире кага торган закон кабул ителгән иде. Бу махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренең хәтта салым бурычлар булса да билгеле бер социаль ташламалар алырга хакы бар дигән сүз.
Закон проекты нигезендә, әлеге хокукны 2025 елның 31 декабренә кадәр озайтырга тәкъдим ителә.
Искәртеп узабыз, Татарстанда «Үзеңнекеләр турында кайгырту» сайты һәм чат-бот булдырылган, анда милек, финанс һәм башка характерга ия барлык ярдәм чаралары да тупланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа