Махсус операциядә катнашучыларның яшь гаиләләренә торак сатып алу өчен түләүләр бирелә
Төп шарт – гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларның яшь гаиләләренә торак сатып алу яки төзү өчен түләүләрне беренче чиратта алу хокукы биреләчәк.
РФ Хөкүмәте Россия хәрбиләрен үтемле һәм уңайлы торак белән тәэмин итү буенча дәүләт программасына үзгәрешләр кертте. Махсус операциядә катнашучыларның торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ яшь гаиләләренә фатир яки йорт сатып алу өчен социаль түләүне беренче чиратта алу хокукы биреләчәк.
Әлеге шартлар ир белән хатынга әле 35 яшь тулмаган гаиләләр өчен гамәлдә. Шул ук вакытта, балаларның булуы мәҗбүри шарт түгел. Дәүләт ярдәме бер яки берничә бала тәрбияләүче 35 яшькә кадәрге ялгыз ата яисә анага да бирелә.
Төп шарт – гаилә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга тиеш.
Түләүнең күләме торак бәясенең 30-35 процентын тәшкил итә. Акчаны йорт, фатир сатып алуга, торак төзүгә, шулай ук беренчел взноска яки ипотеканы каплауга юнәлдерергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа