Махсус хәрби операциядә катнашкан питрәчлегә истәлек тактасы ачылды
Хәрби хезмәткәрнең гомере быел 2 июньдә өзелде.
Татар Тау Иле мәктәбен тәмамлаган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән махсус хәрби операциядә катнашкан Нияз Зиннәтуллинга истәлек тактасы ачылды.
Гади авыл егете Нияз Зиннәтуллин һәлак булганнан соң ил героена әйләнде. Хәрби хезмәткәрнең гомере быел 2 июньдә өзелде.
Ул 1977 елның 4 маенда туган. 1984 елда беренче сыйныфка укырга кергән. Ул елларда авыл мәктәбе укучылар саны белән мактана алмый. Сыйныфта алар нибары дүрт кенә бала булалар, Нияз өч кыз арасында бер малай. Ул тырышып, дүрткә-бишкә генә укый, иҗади сәләтләрен күрсәтә. Мәктәптән соң Арча педагогика көллиятенең музыка факультетына укырга керә. Ачык йөзле, киң күңелле, талантлы егет шунда ук студент тормышына кереп китә, егетләр ансамблендә җырлый һәм гитарада уйный. Алар үз уку йортында чыгыш ясап кына калмыйлар, Казан, Пермь шәһәрләренә гастрольләргә дә чыгалар.
Көллиятне тәмамлаганнан соң егет туган авылына кайта һәм мәктәпкә музыка укытучысы булып урнаша, шулай ук физкультура дәресләрен алып бара. Мәктәп ансамблен оештыра һәм ул уңышлы үсеш ала.
Һәркемнең тормышында нәрсәнедер үзгәртергә теләгән вкыты була. Нияз да Татар Тау Иле авылыннан Казанга китеп урнаша. Шулай да соңгы ярты елда хәрби хезмәткә контракт төзер алдыннан яңадан Татар Тау Илендә, туганнары, хезмәттәшләре, дуслары янәшәсендә яши. Бервакыт ул үзенең күптәнге дусты Илфат Әхмәтовка махсус хәрби операция зонасына барачагы турында әйтә. Дусты аның сүзләрен җитди дип кабул итми, аны шаярта гына дип уйлый. Туганнарына Нияз үзен башка шәһәргә төзелешкә чакыралар, дип әйтә. Апасы дөреслекне энесенең хәрби форма киеп төшкән фотосын күргәч кенә белә. Әнисеннән бу яңалыкны ахыргача яшерәләр, аны борчырга теләмиләр.
Ул махсус хәрби операция зонасына 2023 елның мартында китә. Якыннары әйтүенчә, тиз генә алгы сызыкка эләкмәгән, бер-ике ай өйрәнүләр узган. Рядовой була, мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. 2024 ел башында ялга кайта. Күпләр белән очрашып күрешә, аралаша, кунакка бара. Һәрвакыттагыча, ягымлы, күңеле күтәренке була. Китәр алдыннан сизенгәндәй дусларына: “Мин бүтән кайтмам инде", – дигән. Кайберләренә бөтенләйгә саубуллашкандай уңыш теләп тәңкәләр өләшкән. Туганнарына исә киресенчә: “Озакламый кайтам, еламагыз, борчылмагыз!”, – дигән. Ләкин апасы белән соңгы тапкыр телефоннан сөйләшкәндә әнисен саклавын сораган.
– Герой булып тумыйлар, геройлыкка ирешәләр. Зур булмаган авылда зур герой туган. Мөгаен, югалту ачысын аз гына җиңеләйтүнең бер чарасы – ул сезнең улыгыз һәм энегез турында истәлек сакланудыр. Чын патриот үстерүегез өчен сезгә зур рәхмәтемне белдерәм. Аның үрнәгендә без яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләячәкбез. Балалар әлеге мәктәптә чын герой укыганын истә тотсыннар, – дип билгеләп үтте мемориаль тактаны ачу тантанасындагы чыгышында район башлыгы Рәис Сөләйманов.
Якыннары Нияз Гаязетдин улы истәлеген мәңгеләштерүләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа