Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Майның һәм җәйнең нинди булачагын әйттеләр

Россия гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд нинди фараз җиткергән?

Майда Россиянең күпчелек өлешендә җылы булачак, ә җәй айларында тулаем алганда уңайлы һава урнашачак. 

“Россия территориясенең 60-65 проценты өлешендә һава температурасының нормадан югарырак булуы көтелә. Тәгаенләп әйтсәк, Россиянең Европа өлешенең көнчыгышында, бөтен Көнбатыш Себер төбәге, Красноярск крае, Якутиянең шактый ук зур өлеше, Чукоткада. Беркайда да суык һава фаразланмый”, – дигән ул матбугат конференциясендә.

Явым-төшемгә килгәндә, ул май аенда нормадан артмаячак.

Җәй, Вильфанд сүзләренә караганда, уңай һава торышы белән сөендерәчәк. Россиянең Европа өлешендә (Татарстан да шуңа керә), Уралда һәм Көнбатыш Себердә һава температурасы тиешле нормада сакланачак яки аннан бераз гына югарырак булачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса