Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәчет төзергә булышыйк

Район үзәгендә мәчет төзелеше бара. 2020 елда беренче катны плитәләр белән ябу, ә соңрак икенче катны түбә астына кертү планлаштырыла.

Хәзер Питрәчтә яңа мәчет төзелешендә Арчадан килгән эшчеләр катнаша, волонтерлар да актив ярдәм итә.
Яңа мәчетнең мәйданы зур - 1300 квадрат метр тәшкил итәчәк. Цоколь каты да булачак, анда һәртөрле ярдәмче бүлмәләр урнашачак, төп гыйбадәт кылу залы 300-400 кеше сыя торган булачак.
Комплекс проекты ике этапка бүленгән. Беренче этап – төп бинаны төзү, икенчесе – манара.
Әлегә объектны түбә астына кертү өчен финанслар җитәрлек, әмма бүлү һәм эчке эшләр (электр, су белән тәэмин итү), тәрәзә һәм ишекләр кую өчен өстәмә акча таләп ителә.
- Бу этапта иганәчеләр эзлибез, битараф булмаган кешеләр ярдәменә өметләнәбез, - диде Питрәч районы имам-мөхтәсибе Әббәс хәзрәт һәм питрәчлеләрне ярдәм итәргә чакырды.
Ярдәм итәргә  теләүчеләр  районның имам-мөхтәсибенә 89253787416 телефоны буенча мөрәҗәгать  итә ала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса