Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәдинә Мортазина: "“Бәйрәмгә бик сусаган булганбыз”

Туган авылым Иске Йортта узган бәйрәм кичәсеннән алган тәэсирләрдән әле дә хисләнеп йөрим. Шуңа да бу чара турында язып үтәргә булдым.

Сабан туе - хезмәт туе,
Көтеп алдык ел буе.
Бикләүдә булдык бер ел,
Күңел ачтык без быел.
Авылыбыз зур түгел,
Йөзгә якын йорты бар.
Авыл халкы бик тырыш,
Бар да уңган-булганнар.

Районыбызда, авылларда сабантуйлар гөрләп узды. Ә менә безнең авылда клуб җитәкчесе Гүзәл Сафина “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип аталган бик матур, үзенчәлекле чара оештырды. Бәйрәм кичәсенә күптән күрмәгән авылдашлар кайткан иде, күрше авыллардан да килделәр. Шулай ук җырга-биюгә оста булган кунаклар да чакырылган иде. Бәйрәмне Чыты авыл җирлеге башлыгы Фәйзрахманов Самат Әхәт улы җылы сүзләр белән башлап җибәрде. Ә менә Гүзәлннең йөрәк түреннән чыккан җырлары һәркемне моңланырга, авылда үткән чакларны искә төшерергә мәҗбүр итте. Авылдашлар моңлы гармунга кушылып җырлап утырдылар. Бәйрәм төрле уеннар белән чиратлашып алып барылды. Аларны үткәрүдә авылыбыз китапханәчесе Эльмира Имамиева булышты. Авыл халкының олысы-кечесе уеннарда бик теләп катнашты. Әлбәттә инде, иң активлар бу кичне бүләксез калмады.

Безнең Гүзәл үз эшенең чын остасы, -  ди авылдашлары.  - Ул һәркем белән уртак тел таба белә. Киләчәктә дә дәртләнеп, рухланып эшләргә язсын аңа. Авыл халкын берләштереп, очраштырган өчен без аңа бик рәхмәтле. Син булдырасың, Гүзәл!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X