Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менә бу йомырка тәбәсе, ичмасам!

Кабатланмас, үзенчәлекле “Скорлупино” Бөтенроссия фестивале үз кунакларын инде дүртенче ел рәттән сөендерә һәм сокландыра. Бу бәйрәмдә катнашу өчен Питрәч җиренә ел саен илебезнең төрле почмакларыннан җыелалар. Быел фестивальгә Россиянең унсигез төбәгеннән ун меңнән артык кеше килгән иде. Ә күңел ачуларның төп герое – яңарышны, хәрәкәтне, үсешне гәүдәләндерә торган, дөньяга яратылу символы булып саналган йомырка.

Июль аеның назлы шимбә кояшы иртәдән үк өй тәрәзәләренә ягымлы карап урамга чакырып торды. Алдагы көннәрдә һава торышы җәйгә бик үк охшамаган иде, шуңа күрә бу көнне питрәчлеләр һәм район кунаклары бик теләп “Скорлупино-2019” дигән зур фестиваль узган Наратлык ягына юнәлделәр.
Төп мәйданга бара торган юлда ук халык коллективларының җырлавын, халык һөнәрчелеге осталары ярминкәсен күреп булды, анда кулдан эшләнгән гаҗәеп әйберләр сатып алырга мөмкин иде, балаларны аеруча “Ско-ко парк” таң калдырды. Алар зур кызыксыну белән пони, тавис кошы, як, бозау белән таныштылар, шулай ук әтәч, үрдәк, кәҗәләргә дә сөенделәр. Терлек һәм кош-кортлар Питрәч фермаларыннан һәм хуҗалыкларыннан китерелгән иде. Балалар хәтта сыер да савып карадылар, сыеры чын булмаса да, аннан сөт саварга теләүчеләр күп иде. Балалар аеруча җитди йөз белән урындыкка утырып, ышанычлы итеп чиләк куеп, зур тәҗрибәле кеше кебек эшкә тотындылар. Берәүләр үзләрен сыер савучылар ролендә сынап караган арада, икенчеләре җирле кошчылык фабрикасыннан кечкенә төсле чебешләргә карап сокланды. Күп кешеләр аларны йомыркадан чыкканнан соң буйыйлар дип уйлый, әмма бу алай түгел икән. Азык буягычларын чебиләр йомыркада чакта ук кулланалар, шуңа күрә алар йомыркадан ук яшел, кызыл, алсу, зәңгәр булып чыгалар, ди.
Тантаналы ачылышта “Скорлупино утары” риваяте, дәртле җырлар яңгырады, тамашачылар алдында талантлы биючеләр дә чыгыш ясады. Килгән кешеләргә сәламләү сүзе белән район башлыгы Илһам Кашапов, ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова мөрәҗәгать итте. Алар фестивальне оештыруда һәм үткәрүдә актив катнашкан һәркемгә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
- Иң күренекле, дәртләндергеч, креатив йомырка бәйрәменә рәхим итегез. 4 ел эчендә “Скорлупино”ның күп җанатарлары барлыкка килде, - дип билгеләп үтте Илһам Кашапов. - Бу фестиваль безнең өчен бик мөһим. Ул Бөтенроссия дәрәҗәсендә районның имиджын, брендын формалаштыра, халыкта Питрәч җире өчен горурлык хисе тудыра, – диде ул.
Тантана вакытында җилдә җилфердәп торган WorldSkills һәм WORLDSKILLS KAZAN 2019 флагларын хөрмәтләү тантанасы да узды. Һөнәри осталык чемпионаты символикасы Халыкара космик станциядә булып, алдагы дөнья чемпионатлары узган 20 илдә һәм РФнең 24 субъектында булган. Май ахырында республика эстафетасына старт бирелде, ул Татарстан Республикасының 45 субъекты буенча узачак. Илһам Кашапов WORLDSKILLS KAZAN 2019 флагында Питрәч районы гербы төшерелгән 35нче билгене беркетте, ул дөньякүләм ярышның флагы бездә дә булганын белдереп тора. Хакимият башлыгы эстафетада катнашучы сертификаты алды. Ул егет-кызларны эшче һөнәрләрне сайларга чакырды һәм WorldSkills акыллы аппаратлар һәм робот техникасы белән янәшә эшләргә әзер булган заманча чынбарлыкка җайлаштырылган белгеч әзерли дип билгеләп үтте. Чемпионат 22-27 августта Казанда узачак.
Фестивальнең иң кечкенә катнашучылары өчен бик күп сюрпризлар әзерләнгән иде, алар өчен зур киңлек - махсус балалар мәйданчыгы бүлеп бирелде. Балалар патисы районның мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында күңелле, индивидуаль “Чебешләр уены” команда ярышлары белән башланып китте. Колайның “Кыңгыраучык” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр иң җитезләр булып чыкты, алар беренче урынны яуладылар. Икенче урында – Шәле “Тургае”, өченчедә – Ленино-Кокушкиноның “Родничок” балалар бакчасы. Аларның иң тугры һәм актив җанатарлары, әлбәттә, әти-әниләре булды.
Соңрак балалар кызыклы анимацион программа белән ләззәтләнделәр.
Өлкәннәр дә шулай ук күңелсезләнеп йөрмәделәр, харизматик инструкторлар җитәкчелегендә ритмик рәвештә зумба биеделәр, йомырка уеннары һәм конкурсларда, квестларда, кулинария мастер-классларында һәм флешмобларында катнаштылар, шулай ук концерт программасыннан ләззәт алдылар.
- Без ерактан, Кама Аланыннан килдек, - ди Раиса Янковская. – Без күп, бер автобус. Фестивальләрдә еш булабыз, әмма биредә кабатланмас, бик җылы атмосфера, күңел ял итә. Таба белән йөгерүләрдә катнашырга да өлгердем. Ышанмассыз, без дустыбыз белән яшьләрдән дә алдарак йөгердек, - дип ышандыра пенсионер.
Республиканың күрше районнарыннан килгән 16 команда да бик күп уңай тәэсирләр алды. Командаларны да безнең өчен якын булган кошчылык темасы илһамландырды. Алар өчен иҗади, спорт, интеллектуаль ярышлар да үткәрелде. Саба командасы беренче урынны алды, икенче урында питрәчлеләр, өченчедә - минзәләлеләр.
- Без "Скорлупино”да инде икенче ел катнашабыз. Узган ел да җиңүчеләр булдык. Биредә бик шәп, гадәти булмаган ярышлар узды, вакытны бик күңелле уздырдык, - дип хис-тойгылары белән уртаклаша Саба командасы катнашучысы Карина Смирнова.
Бәйрәмнең иң вакыйгалы мәйданында тамашачылар Россиядә зур йомырка тәбәсе әзерләүне түземсезлек белән көттеләр. Моның өчен 7777 йомырка кулланылды. Ризык составына шулай ук суган, помидор, тавык ите дә керде. Йомырка тәбәсен район хакимияте вәкилләре пешерде, аларга Казанның иң яхшы пешекчеләре ярдәм итте. Бу вакытта Смоленсктан килгән һәм Питрәч командасы вәкилләре арасында кулинария баттлы булды. Безнең район командасы өчен район башлыгы Илһам Кашапов үзе катнашты. Алар тавык бавырыннан салат һәм тавык түшеннән гриль пешерделәр. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Смоленскида агымдагы елның май аенда 7020 йомырка кулланып, соңгы гастрономик рекорд куйганнар иде. “Скорлупино” фестивалендә исә питрәчлеләр бу рекордны җиңде.
Кунаклар бик теләп йомырка тәбәсеннән авыз итеп карадылар һәм бик тәмле килеп чыкканын билгеләп үттеләр.
- Саф һавада әзерләнгән ризык һәрвакыт тәмле була, - ди Казан шәһәрендә яшәүче Алина Иванова. - Әзерләүне күзәтеп тору бик кызыклы иде. Без тормыш иптәшем белән бүген монда шундый масштаблы рекорд куярлар дип уйламадык та, сенсациянең ихтыярсыз шаһитлары булдык. Фестивальдә без беренче тапкыр, Питрәчкә дусларыбыз янына кайттык. Без таң калдык, мондыйны алдан күргәнебез дә булмады. Йомырка, тавыклар һәм әтәчләр белән шулкадәр күп кызыклы уеннар уйлап табырга мөмкин дип уйламадым да. Без шәһәрдә торабыз, шуңа күрә безнең кызыбыз Лаура йорт хайваннарын еш күрми, бүген ул “Ско-ко парк”ка карап туя алмады, аеруча аңа төсле чебиләр ошады, берничәсен үзебез белән алыйк дип тә үтенде ул.
Мәйданда бик күп фотозоналар булуы да сөендерде, бүгенге көн эчендә истәлекле фотосурәтләре күп җыелды, - дип билгеләп үтте Алина.
Кичен сәхнәдә чакырылган артистлар Доминик Джокер, Бабек Мамедрзаев һәм Лейна чыгыш ясады. Бәйрәмнән соң, алар безнең фестиваль турында уңай фикерләр калдырдылар. Позитив, мавыктыргыч һәм бай эчтәлекле бәйрәм хөрмәтенә кичке күк йөзен искиткеч салют балкытты.
Барлык катнашучылар да зур тәэсир алдылар һәм киләсе елга да уникаль фестивальгә килергә вәгъдә бирделәр.
Рәхмәт, “Скорлупино”!
Киләсе очрашуларга кадәр!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X