Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәмәгать мунчасында чабынып чыгасылар бар икән

Район үзәгендәге җәмәгать мунчасының эшләмәвенә елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Шул вакыт эчендә авыл кешеләре район хакимиятенә күп тапкырлар мөрәҗәгать итте, бу турыда җирле басмада да язылып чыкты. Һәм, ниһаять, боз урыныннан кузгалды. Август ахырында мунча ишекләре янә ачылды. Әмма әлегә төзүчеләр өчен генә. Алар барлык ремонт эшләрен сентябрь...


Район үзәгендәге җәмәгать мунчасының эшләмәвенә елдан артык вакыт үтеп тә киткән. Шул вакыт эчендә авыл кешеләре район хакимиятенә күп тапкырлар мөрәҗәгать итте, бу турыда җирле басмада да язылып чыкты. Һәм, ниһаять, боз урыныннан кузгалды. Август ахырында мунча ишекләре янә ачылды. Әмма әлегә төзүчеләр өчен генә. Алар барлык ремонт эшләрен сентябрь аенда ук төгәлләргә вәгъдә итә.
Күптән түгел "Пресс" оешмасы төзүчеләре район үзәгендәге бердәнбер мунчаны рәтләргә алынды. Бина тышкы яктан яңа кебек күренсә дә, эчендә бөтен нәрсә искергән. Шуның өчен эшләрен иске җиһазларны һәм ишелгән түшәмне сүтүдән башладылар.
Бүген бу эшне слесарь Владимир Крусев белән эретеп ябыштыручы Виктор Вавилов башкара. Соңгысы әйтүенчә, шушы эшләрне тәмамлагач, торбалар кайтачак, аннары җылыту системасын рәтләргә тотыначаклар икән.
- Чыннан да, мунчада бөтен җылыту системасын алыштырасы, душ һәм чабыну бүлмәләренә яңа торбалар куясы бар, - диде бу сүзләрне раслап Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты башлыгы Фәрит Фәхретдинов. - Шулай ук җылыту җиһазлары куясы, краннарны, лампочкаларны алыштырасы бар. Канализация яхшы сакланган. Казанны узган ел ук сатып алган идек. Бүген газ ялгау эшләре белән мәшгульбез. Кыенлыклар да бар инде. Мунча күптән ремонтланмаган. Зур чыгымнар таләп ителә. Ярый әле, район җитәкчелеге ярдәменнән ташламый. Акча район бюджетыннан килә, - ди ул.
Авыл җирлеге башлыгы җәмәгать мунчасын эшләтә башлауны сорап күп тапкырлар халыкның мөрәҗәгать итүен дә әйтеп үтте.
- Халык белән очрашуларда үз йортлары белән яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итте. Бу бер яктан гаҗәп тә кебек. Ә алар җәмәгать мунчасына йөрисе килә безнең диләр. Бу нәрсә безнең өчен сәер иде.
Фәрит Мәсүмович эшләрнең косметик ремонт белән төгәлләнәчәген дә әйтте. Алар ун-унбиш көндә төгәлләнәчәк икән. Ә мунча үзе сентябрь аенда эшли башлаячак. Шулай итеп каен себеркесе белән чабынырга яратучылар өчен рәхәт заманнар җитәчәк. Питрәчлеләр, себеркеләрегезне әзерли торыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса