Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Миңа дәһшәтле сугыш еллары шаһиты һәм катнашучысы булырга туры килде»

Без яшәргә, дошманга каршы көрәшергә һәм сугыш чорында хезмәт итәргә туры килгән кешеләр турында очерклар белән уртаклашуны дәвам итәбез. Язмаларны безгә туганнары һәм якыннары юллый. Горюновлар, Львовлар, Ананьевлар, Кузьминнар гаиләләре язмаларын үз геройларына - Бөек Ватан сугышы ветераны, Ленинград блокадасын өзүдә катнашкан Сергей Никитич Кузьминга һәм тыл хезмәтчәне, I дәрәҗә «Ана медале» иясе Прасковья Васильевна Кузьминага багышлаган.

Тормышта хәтергә мәңге уелып, кереп калган вакыйгалар бар. Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әнә шундыйларга керә. Һәр гаилә диярлек сугыш ачысын татыды, без, яу кырыннан әйләнеп кайту насыйп булмаган солдатларның балалары. Без дә кыскача гына булса да, шундый кешеләрнең берсе - әтиебез, бабабыз турында сөйләргә телибез.
Кузьмин Сергей Никитич 1922 елда Иске Шигали авылында туган, анда тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлый, соңрак аңа педагогик эшчәнлеген багышлый.1940 елның 15 ноябрендә ул Кече Дүрт Өйледә укытучы һәм башлангыч мәктәп мөдире була.
Аның шәхси кулъязмаларыннан өзекләр китерәбез:
"Миңа, безнең буын кешеләре кебек үк, 1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугыш елларының шаһиты һәм катнашучысы булырга туры килде. Эш шунда, бөек сынау еллары ерагая барган саен, ул утлы еллар хатирәләре дә шулкадәр кыйммәтләнә бара...
1940 елның октябрендә Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә чакырылдым. Унынчы мотобригада курсанты буларак сайландым – кече лейтенантлар курсларын уздым. Бригаданы Советлар Союзы Герое полковник Угрюмов җитәкләде. Курсларны тәмамламадым, чөнки хәрби хезмәт үтү өчен Пушкин шәһәре (элеккеге Царское Село) беренче танк батальонына, 9746 нчы хәрби частькә җибәрелдем.
Сугыш башланганда без Красное Село шәһәрендә идек (Пушкин шәһәреннән ерак түгел), анда безнең танк часте җәйге уку лагерында иде. 22 июньдә лагерь взводы алынды һәм 23 июньдә без Выборгның теге ягында идек инде. Шуннан безнең 24 нче армия танк төркеме составында (аның командиры полковник Ватлан иде) Ленинградка таба акрынлап хәрәкәт итә башлады. Артка чигенүләр дә булды, сугышларда кешеләрне, машиналарны югалттык. Бу вакытта бездә тиз йөрешле БТ-2, БТ-5, БТ-7 һәм Т-26 танклары, БА-20, БА-10 танклары бар иде.
1941 елның август ахырында күп кенә сугышлардан соң, машинасыз диярлек Ленинград янындагы Осиновая Рощага килеп җиттек. Анда без шәһәрнең блокадага алынган булуын белдек.
Безнең часть калдыкларыннан фронтның ремонт ротасын булдырдык. Без сафтан чыккан танкларны төзәттек. Запас частьләр һәм әзер узелларны Киров заводыннан (элекке Путиловский) алдык.
Октябрьдә безне Ладога күле ярына күчерделәр. Бу вакытта мин ике тапкыр яраландым. Госпитальдә дәваланганнан соң яңадан үземнең частька җибәрелдем һәм тиздән 246 нчы аерым артиллерия-пулемет батальонына күчерделәр, бер елдан артык хезмәт иттем. Аннары танкчастена, 48 нче аерым танк бригадасына күчерделәр. Аннан 12 нче аерым танк полкына җибәрелдем, анда сугыш тәмамлануын каршы алдым. Башкача әйткәндә, минем хезмәтем Ленинград блокадасы шартларында үтте.
1945 елның октябрендә өлкән сержант исемендә демобилизацияләндем. «Отечественная война» ордены, «За боевые заслуги», «За победу над германией», «За оборону Ленинграда» медале, ә алдагы елларда «В память 250-летия Ленинграда» медале һәм барлык юбилей медальләре белән бүләкләндем», - дип яза Сергей Никитич.
Дәвамы бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Бөек Җиңүнең 75 еллыгы