Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Милли проектлар депутатлар игътибары үзәгендә

Питрәчтә «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе конференциясе узды.

 Депутатлар милли проектларны гамәлгә ашыру барышы турында фикер алыштылар, партиянең республика конференциясенә делегатлар сайладылар, РФ Дәүләт Думасы депутаты Морат Гаделшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, Питрәч район Советы депутаты Илһам Кашапов хезмәттәшлек турында өч яклы килешүгә кул куйдылар һәм бергәләп гражданнарны кабул иттеләр.

Конференциядә безнең районда тормышка ашырыла торган милли проектлар турында Питрәч районы Советында «Бердәм Россия» партиясе депутатлары фракциясе җитәкчесе Венера Игнатьева сөйләде. Бездә 7 милли проект кысаларында 10 объект төзелә («Вперед» газетасының 2019 ел, 5 июнь санын кара).
ТР Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда партия контролендә катнашу турында карар кабул итте. Шулай ук район Советларында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары булган муниципаль депутатларны да җәлеп итү турында карар кабул ителде. Питрәч депутатлары һәм җәмәгатьчеләре эшкә керештеләр дә инде.
- Эшче төркем барлык объектларда да булды, «Фотоконтроль. Милли проектлар-2019» проекты өчен беренче фотоларны төшердек. Мондый сәфәрләрне атна саен уздырырга ниятлибез: фотолар эшнең кайда яхшы темпта баруын, ә кайда проблемалар булуын ачык күрсәтеп торачак, - дип билгеләп үтте Венера Алексеевна.
Утырыш ахырында өч дәрәҗәдәге депутатлар социаль-икътисадый хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куйдылар.
Шул ук көнне РФ Дәүләт Думасы депутаты Морат Гаделшин, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев һәм район башлыгы Илһам Кашапов гражданнар кабул итте. Бу очрашуда авыл халкын нык борчыган сораулар – җирдән файдалануга, балалар бакчаларында урыннарга, тузган корылмаларны сүтүгә кагылышлы сораулар бирелде. Әлеге очрашуда катнашкан һәр кешене депутатлар игътибар белән тыңладылар, һәм әлеге мөһим проблемаларны хәл итүнең төрле вариантларын тәкъдим иттеләр.
Беренчеләрдән булып яшь фермер авыл хуҗалыгы продукциясен үстерү өчен җир участогы алу турындагы мәсьәлә белән мөрәҗәгать итте, аның гаризасын карап, яшь эшмәкәргә ярдәм күрсәтергә кирәк дигән карар кабул ителде.
- Җир мәсьәләләренә килгәндә, фермерлар һәм район хакына эшләргә теләгән һәркем өчен бу процедураны җиңеләйтергә кирәк. Питрәч районындагы партия оешмасы секретаре Илһам Кашапов та шулай дип саный. Моның өчен безгә бу сорау буенча эшләргә, законнарны үзгәртергә, яңа төзәтмәләр кертергә, - диде ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев.
Соңгы вакытта район үзәге шактый үзгәрде. Бездә яңа аллеялар, чиста парк зоналары, тигез юллар һәм кызыклы ял урыннары барлыкка килә башлады. Шуңа күрә территорияне төзекләндерү, матурайту бурычы, безнең авылның һәр кешесе өчен актуаль мәсьәлә. Шул уңайдан депутатларга Мишанин урамында иске сарайларны сүтү турында да сораулар бирелде. Тузган корылмалардан азат ителгән территорияләрдә чәчәк үстерү зоналары урнаштырылачак, яңа юллар, тротуарлар, аллеялар, балалар мәйданчыклары барлыкка килер дип планлаштырыла. Шул ук вакытта әлеге урамда яшәүчеләрнең теләкләрен дә исәпкә алачаклар. Әлбәттә, алда эшләр күп әле, әмма бу этапта уртак фикергә килү бик мөһим, шәхси мәнфәгатьләрне генә кайгыртырга түгел, ә берничә буын питрәчлеләрне куандырырлык итеп эшләргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса