Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин дөньяда иң бәхетле кеше”

Бу мөлаем, эшчән хатын-кыз тормышы аша тулы бер чорны тасвирларга мөмкин. Аңа авыр сугыш елларын кичерергә туры килгән, яраткан эшенә тугрылыгы хезмәт җиңүләре дә китергән, тату гаиләсе аңа һәрчак ярдәмче булган. Сабира Зәйнуллина үзенең туксан яшьлек юбилей көнендә бәхетле тормыш кичерүен әйтеп узды.

Сабира Хәбибулла кызы Шәле авылында туган. Аның әнисе бәбиләгәндә вафат була, тиздән әтисе дә үлә. Кыз олы апасы белән ятим калалар, шул вакытта аларның тормыш юллары аерыла да инде. Апасын бер гаилә ала һәм Ташкентка алып китәләр. Сабираны балалар йортына җибәргән булырлар иде, бәхетенә, үги абыйсы туган авылына кайта һәм аны үз гаиләсенә ала. Ул бераз үскәч, аны шәһәрдәге туганнарының баласын карарга җибәрәләр. Гаиләдә бала караучы кечкенә Сабираны кыерсытмыйлар, ул әлеге туганнарын әле дә сагынып искә ала. Берничә елдан соң туганнары аны ялга җибәрә һәм ул берникадәр вакытка абыйсына китә, ул чакта абыйсы Колай авылына күченгән була. Кыз авыл тормышын үз итә һәм аның шәһәргә кире барасы килми. Монда эш таба. Бу кырыгынчы еллар башында була.

Сугыш елларында йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр кебек үк Сабира апа да ачлыгын да, салкынын да, барлык авырлыкларын да кичерә. Аңа төрле эш башкарырга туры килә: кырда ярдәм итә, сортировкада эшли, колхозчылар өчен ашарга әзерли, үгез җигеп утын ташый. Кыскасы, аңа бик күпне күрергә туры килгән.

Сугыштан соң, тормыш бераз җайлана төшкәч, ул сыер савучы булып эшли башлый. Бу эш аны шулкадәр җәлеп итә, ул остазлары, алдынгы сыер савучылар - Татьяна Карпова, Мәрфуга Шәймәрданова һәм башкалардан әлеге эшкә өйрәнә. Ул вакытта күп сөт бирә торган сыерларны көнгә ике тапкыр түгел, ә дүрт тапкыр сауганнар. Сыер саву, ашату-эчертү барысы да кул белән башкарылган. Барысына да өлгергән алар.

Сабира апаны алдынгы сыер савучы буларак берничә тапкыр Мәскәүгә ВДНХга җибәргәннәр. Аның күп сандагы бүләкләре бу турыда сөйли.

Сүз уңаеннан, аның хезмәт батырлыклары рәсем сәнгатендә урын алган, хәтта скульптурада - Сабира апаның һәм аның иң яхшы сыерының портреты, питрәчле үзе әйтүенчә, Мәскәүнең үзәк галереяләренең берсендә саклана.

Сабира апа сугыштан соң үзенең насыйп ярын - авылдашы Сәйяр Зәйнуллинны очрата, алар алты бала тәрбияләп үстерәләр. Биш кызларының дүртесе әниләре юлыннан китә, алар да бик озак еллар фермада эшләгән. Бер кызлары, Мөслимә, әле дә сыер савучы булып эшли. Аларның барысы да хезмәттәге җиңүләре өчен бүләкләнми калмаган.

- Мин дөньяда иң бәхетле кеше, - ди үз тормышы турында Сабира Зәйнуллина. - Кечкенәдән ятим калсам да, янәшәмдә һәрчак яхшы кешеләр генә булды, алар миңа ярдәм иттеләр, мине кайгырттылар. Минем янәшәмдә искиткеч балаларым, унике оныгым, ундүрт оныкчыгым бар, алар мине кайгырталар, онытмыйлар. Алар минем өчен зур куаныч.

Сабира Хәбибулла кызын олы юбилее белән тәбрикләргә район башлыгы Эдуард Дияров та килде, ул аңа республика, ил җитәкчелегенең адреслы котлау открыткаларын тапшырды. Шулай ук аны бу көнне район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина, Колай авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская, туганнары, якыннары да игътибарсыз калдырмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса