Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Мин Марияга бер күрүдә гашыйк булдым”

Илья Иванович һәм Мария Васильевна Мошковлар инде илле ел бергә тату гомер итәләр. Күптән түгел алар алтын туйларын билгеләп үттеләр, әлеге матур бәйрәм белән аларны район башлыгы Илһам Кашапов, җирле үзидарә Советы, балалары, туганнары, авылдашлары котлады. Алар барысы да юбилярларга нык сәламәтлек, озын гомер һәм авылдашларына үрнәк булып калуларын теләде.

Илья Иванович күп балалы гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килә. Ә алар тугыз бала булган. Ул Бөек Ватан сугышы башланганнан соң бер ай үткәч туган, аның балачагы һәм яшьлеге кырыс сугыш елларына туры килгән.
- Еш кына ашарга ризык җитмәде, без, балалар, ул вакытта сугыш баруын аңламый да идек, - дип искә ала ул, - сугыштан соң, тормыш әкренләп җайга салына башлады, һәм без егетләр булып үсеп җиттек, мин тракторчы һөнәрен сайладым, машина йөртү таныклыгы алдым. Безне Оренбург өлкәсенә практикага җибәрделәр. Ярты елдан соң, туган авылым Белкинога кайттым, ДТ-54 һәм ДТ-75 тракторларында эшләдем. 1965 елда мине бригадир итеп билгеләделәр. Шул ук вакытта булачак хатыным белән таныштым, өч ел дуслашып йөрдек һәм 1968 елда өйләнештек. Ә безнең туйга үзем акча җыйдым һәм без аны бик күңелле уздырдык.
Ә Маша белән безнең клубта таныштык, бер күрүдән бер-беребезгә гашыйк булдык, бу мәхәббәт хисләре бүген сүрелмәде, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез.
Шул ук вакытта Илья Ивановичның карьерасы үсә, ул 1970 елда Чебоксар совпартмәктәбен тәмамлый, аннан өч ел Ленин исемендәге колхозда, Екатериновкада парторг булып эшли. Аннан соң туган авылына кайта һәм биредә “Искра” колхозында партоештыручы булып эшли. Аннары кабат бригадир булып эшли, товарлыклы-сөтчелек фермасын җитәкли. Ул барлыгы 2005 елга кадәр эшли.
Илья Иванович умартачылык белән шөгыльләнә, берничә умарта тота, җәен урманнарда йөрергә, гөмбә, җиләк җыярга ярата.
Мария Васильевна 1939 елда туган, ул гаиләдә олы бала була.
Ул да бик яшьтән эшли башлый, фермага сыер савучы булып бара.
- Беренче вакытларда миңа ун сыер бирделәр, - диде ул, мине бу эшкә әнием Прасковья Алексеевна өйрәтте, әлбәттә, башта авыр булды, әкренләп өйрәндем, ияләндем. Шулай ун ел сыер савучы булып эшләдем, аннары төрле эшләр башкардым. Иремне төрле урыннарга эшкә билгеләделәр, шуңа да миңа эшне алмаштырып торырга туры килде.
Без өч бала тәрбияләп үстердек. Олы улыбыз Михаил Казанда яши, кызыбыз Галина Белкинода яши, газ операторы булып эшли, ә кече улыбыз Леонид районның иң зур хуҗалыкларының берсендә эретеп ябыштыручы булып эшли.
Без үзебезне бик бәхетле пар дип саныйбыз, мәхәббәтебез гомерлек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса