Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мин себер салкыннарына чыныгып үстем

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына да 25 ел вакыт узган. Анда 100 дән артык Питрәч егете интернациональ бурычын үтәде, шуларның өчесенә исән-сау кайтырга насыйп булмады. Хәзерге вакытта безнең районда 78 әфганчы яши.

- Әфганстанның аяусыз эсселеге, биек-биек таулар, ядрәләр чыжлавы, снарядлар шартлавы, командирлар тавышы әле дә төшләргә керә, - дип искә ала Әфганстанда хезмәт иткән елларын питрәчле Андрей Киселев. - Өйгә кайтуыма 30 ел вакыт узса да, барысы да кичә генә булган кебек истә, - ди ул
Андрей Киселев Иркутск өлкәсе Түбән Удинск шәһәрендә туган. Әти-әнисе Александр Васильевич һәм Тамара Ивановна Себерне үзләштергән кешеләр.
1974 елда туган җирләре Питрәчкә әйләнеп кайталар. Алар дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Андрей гаиләдә төпчек бала. Питрәч урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Андрей СПТУ-27дә тракторчы-машинист белгечлеген алган, аны яхшы билгеләргә генә тәмамлап, КМК-1гә эшкә урнаша. Армиягә алынганчы "ДТ-75"тә эшли.
1983 елда Андрейны Төрекмән хәрби округына җибәрәләр, анда 6 ай дәвамында өйрәнүләр уза, сержант исеме ала һәм шуннан соң Әфганстан - эсселек, таулар, хәрби объектлар һәм сугыш ...
- Чын сугыш барса, да курку юк иде, бәлки янәшәбездә командирлар, өлкән иптәшләр булгангадыр күңел тыныч иде. Без дошманнардан аэродромны сакладык, әлбәттә төнлә һөҗүм итүләр дә булды, һәрвакыт каршы тора алдык, - ди Андрей Александрович. - Гражданкада алган һөнәремнең армиядә кирәге чыкты, мин взвод командиры урынбасары һәм танк расчеты командиры булдым. Без танкларда Әфганстанның ташлы, комлы, таулы юллары аша колонналарны озата бара идек. Пехотага ярдәм иттек, хәрби операцияләргә йөрдек, колонналар үтә торган юлларны миналардан чистарттык.
Андрей бер очракны дулкынланып искә алды:
- Рейдларның берсендә безнең солдатлар "Урал" автомашинасы белән елгага суга китте һәм "духларга" очрады. Кызганыч, без килгәнче берничә егетебез һәлак булган иде. Андый хәлләр булды, сугыш бит. Без якташларым - питрәчле Михаил Наумов, Талкыштан Юрий Волков белән хезмәт иттек. Әфганстандагы дуслыгыбыз ныгый гына бара. Оренбургтан Сергей Прямушкин белән бик дуслаштык, аның белән гел элемтәдә тордык, дөрес, хәзер сирәк аралашабыз.
Тагын шуны әйтәсем килә, без, Әфганны үткәннәр, Ватан алдындагы бурычыбызны намус белән үтәдек. Вакыты шундый иде, приказ бар һәм аны лаеклы, намус белән үтәдек тә. Язмышымнан зарланмыйм. Демобилизациядән соң кабат 1 нче күчмә механикалаштырылган колоннага эшкә урнаштым, миңа яңа "Т-150" тракторы бирделәр. Әлеге предприятие ябылганчы шунда эшләдем, - дип бер сулышта бөтен тормышы турында сөйләп бирде ул.
1987 елда бик чибәр кыз - Марияга өйләнә. Ул "Кояшкай" балалар бакчасында эшли. Бергәләп ике бала тәрбияләп үстерәләр. Уллары Михаил КАИны тәмамлап, Казанда эшли. Кызлары Дарья читтән торып шул ук уку йортында белем ала һәм Питрәчтә эшли.
Андрей үзе буш вакытын техника янында уздырырга ярата. Тагын бер яраткан шөгыле - балык тоту. Ул балачактан балык тота. Киселевлар гаиләсе яшәгән йорт Мишә буенда ук урнашкан бит. Андрей иртәнге сәгатьләрдә яр буенда кармак салып, сугышчан елларын, иптәшләрен бик еш искә төшереп утыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса