Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Минем күркәм динем» россиякүләм конкурсы җиңүчеләре билгеле булды

Татар телендә язылган иҗади эшләр арасында өченче урынга якташыбыз Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Гүзәл Сафина лаек булды.

Конкурсны «Хозур ТВ» беренче мөселман телевидениесе оештырды. Бәйгегә татар һәм рус телләрендә барлыгы йөздән артык гариза кабул итеп алды. Гаризалар Татарстан районнарыннан да, Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төбәкләреннән дә кабул ителде.
Жюри әгъзалары сайлап алу һәм бәяләү барышында шигырьләрне татар һәм рус телләренә аерып, ике беренче, икенче һәм өченче урыннарны бирергә карар кылды.
«Минем күркәм динем» конкурсында беренче урынны Красноярскидан Юрий Козлов, икенче урынны Башкортстаннан Ләйсән Гыйльметдинова, ә өченче урынны Мәскәү өлкәсеннән Виталий Коробов яулады.
Татар телендә язылган иҗади эшләр арасында беренче урынга Гөлүсә Батталова, икенче урынга Сания Әхмәтҗанова, өченче урынга якташыбыз Шәле авылының "Тургай" балалар бакчасы музыка җитәкчесе Гүзәл Сафина лаек булды.
Җиңүчеләрнең хезмәтләре «Хозур ТВ» каналында махсус эшләнгән тапшыруда файдаланылачак. Урыннар алучыларны дипломнар һәм махсус бүләкләр көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса