Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мишәдә су коеныргамы әллә юкмы?

Без питрәчлеләр су коена торган елга турында берничә фикер һәм комментарий тупладык

Эссе көнне һәркемнең салкынча суда коенасы килә. Питрәч районында еш кына моның өчен Мишә елгасын сайлыйлар. Күптән түгел без сораштыру үткәрдек һәм кызыклы статистиканы ачыкладык. Тавыш биргән 1417 кешенең 20%ы  еш кына Мишәдә коена, ә 80%ы инде күптәннән башка сулыкларны сайлаган.

Балыкчылар фикере: “Мишәне тиешенчә сакламыйбыз”


- 5-10 ел элек булган нәрсәләр белән чагыштырсак, аерма бик зур. Елга үзәнен алыштырды, текә ярлар арта, ә балык азая гына бара, шулай да ул бар. Карп, язь, чуртан, җәен, подуст (ул Кызыл китапка кертелгән), көзен налим очратырга була.
Әмма елганың торышы начар, аның тирәсе чүп-чарга баткан, намуссыз ял итүчеләр үзләре артыннан җыештырып китми», - дип сөйләде Питрәч авылыннан балыкчы Әхнәф Баязитов.
"Кеше тырышлыгы, электр кармаклары, җәтмәләр белән балык тоту аркасында – балык көннән-көн азая бара,  алар начар үрчи. 90 нчы еллар уртасында беркайчан да балыксыз кайткан булмады, ә хәзер…
Ял итүчеләр күп һәм аларның күбесе чүп-чар калдыра. Тагын шуны әйтергә кирәк, елга бик нык саеккан. Мишәне сакламыйбыз», - диде ярты гасыр стажы булган балыкчы Илшат Гайсаров.

 Роспотребнадзор комментарийлары: "Питрәч районында бер генә лицензияле пляж да юк»

- Димәк, елга төбе тикшерелмәгән – анда теләсә нәрсә булырга мөмкин. Ә иң мөһиме, җиһазландырылмаган пляжда коткаручылар юк.
Шулай да суның сыйфатына даими контроль алып барыла. Әле күптән түгел генә Питрәч авылы Мишә елгасыннан Солнечная һәм Нагорная пляжларында водород күрсәткеченә, нитритлар, нитратлар, аммиак һәм аммоний ионга анализ ясалды, үрнәкләр алынды. Нәтиҗәләр рөхсәт ителгән чикләрдә.
Шулай ук чистарту корылмаларының эше контрольдә тотыла. Потенциаль коену урыннарында су агызылмый.  Хәзер анда реконструкция бара, шуңа күрә су тулысынча чистартылмый", - дип сөйләде Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Питрәч районындагы территориаль бүлеге башлыгы урынбасары Галина Игнатьева.

Укучыларыбыз белән булган хәлләр: “Аяклар балчыкка батты, тирән чокырларга очрадык”


- Инде биш елга якын Мишәдә су коенганым юк, чөнки елга буенда  сыер  тизәкләренә юлыгырга туры килде, - дип искә ала Питрәчтә яшәүче Юлия Новикова.
«Бу елның май аенда суда зур күсегә охшаган җәнлекне күрдем, ул елга буена йөзеп чыкты. Бер атна элек яр буенда  минем яннан  бер елан узып китте, ә янәшәдә генә балалар йөри иде, - дип сөйләде район үзәгендә яшәүче Ольга Ильина.
«Мин бер тапкыр гына су коендым, урамда бик эссе иде, шуңа күрә түзеп кала алмадым. Башка коенмам да, мөгаен. Аягым белән балчыкка баттым, тирән чокырларга юлыктым, бу мине бик куркытты, - диде Ләйсән Якушева.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәте: “Судагы куркыныч турында онытмагыз”


- 2019 елда елгада бер үлем очрагы булды. Быел, ике ай эчендә, 3 кеше батып үлгән инде, - дип хәбәр иттеләр Питрәч районы буенча гадәттән тыш хәлләр бүлегендә.
Елгага кергәнче, ерак йөзәр алдыннан көчле агым турында онытмагыз. Су, нигездә, бик салкын булырга, ә бу тәнне көзән җыеруга китерергә мөмкин. Исерек хәлдә булсагыз, су коенудан баш тартыгыз. Су коенырга үзегез белән балаларны  алып бару урында ныклап уйлагыз.

Районда  җиһазландырылган пляж булырмы, юкмы?

- Мондый урынны төзекләндерү өчен берничә таләпне үтәргә кирәк, бу СанПин нормалары һәм кагыйдәләре белән регламентлана. Пляжны булдыруга комачаулаучы төп сәбәп -  бу су тизлеге, ул 0,5 м/с дан артмаска тиеш. Динамик елгада коену кеше гомере һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин. Район хакимияте елгада көчле агым булу  аркасында,  ел саен кешеләр үлә торган  урында  су коену өчен урын җиһазларга хокуклы түгел.”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса