Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Миңзифа апа Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тыл һәм хезмәт ветераны

Чыты авылында яшәүче Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, тыл һәм хезмәт ветераны Миңзифа апа Зиннәтова 2 июнь көнне үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Ул 1928 елның 2 июнендә Чыты авылында Валиулла абый һәм Шәмсиҗамал апа гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Алар дүрт бала: 3 кыз, 1 малай үсәләр. Кызга 8 яшь булганда, әнисен үлә. Аңа нибары 37 яшь кенә була. Шулай,  Миңзифа апага ятимлек ачысын татырга туры килә. Ике елдан соң әтиләре өйләнә. Яшь әниләре дүрт бала янына тагын алты бала алып кайта. Миңзифа апаны Шәмсекәмәр әбисе карап үстерә. Миңзифа апа 3 сыйныф кына белем ала, аннан соң укуын дәвам итми, чөнки аңа кече эне-сеңелләренә күз-колак булырга туры килә. Сугыш башланганда аңа нибары 13 яшь кенә була.
- Әти-әнием чын хезмәт кешеләре булдылар, - ди ул. Әти гомере буе тимерче булып, әни кырчылыкта эшләде. Безне дә кечкенәдән үк хезмәткә өйрәтеп үстерделәр. Мин кечкенәдән үк бетмәс-төкәнмәс өй эшләре белән шөгыльләндем. Сугыш башлангач, тылдагы хезмәткә чумдым, фермада атлар карадым, үгез жигеп җир сукаладым, аннары савымчы булып эшләдем. Аннан җиде ел куяннар карадым, шуннан соң, яңадан фермага сыерлар кайтардылар да, тагын савымчы итеп эшкә чакырдылар. 1978 елга кадәр шул эштә хезмәт куйдым. Пенсиягә чыккач, ике ел терлекче булып эшләдем. Эшләмәгән эш калмады, Аллага шөкер. Тырышлыгым бушка китмәде, җитәкчеләребез, хөкүмәтебез хезмәтемне күрделәр, эшемне югары бәяләделәр. Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм тагын бик күп санда орден-медальләр, мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Район, авыл җирлеге тарафыннан үткәрелә торган бәйрәмнәргә һәрдаим чакырып торалар.
Миңзифа апа, үсеп буйга җиткәннән соң, 1948 елда авылдашы Шәйхинурга кияүгә чыга. Төшкән җирендә таш була Миңзифа апа. Кайнанасы, каенсеңел, кайнешләр белән бик матур, тату гомер кичерәләр алар.
- Әгәр тормышта матур яшисең килсә, кайнанаң белән бер сүздә булырга, юк-барны өйдән читкә чыгармаска кирәк, - ди ул горурланып.
Алар тормыш иптәше Шәйхинур абый белән бергә алты бала: 3 кыз, 3 малай тәрбияләп үстерәләр. Балалары барысы да тәртипле булып үсәләр, тормышта үз гаиләләрен булдырып, балалар үстереп, матур итеп яшиләр. Шәйхинур абый белән бергә 50 ел гомер итәләр, ләкин гомерләренең ахырына кадәр бергә тигез яши алмыйлар. Шәйхинур абый 73 яшендә каты авырудан соң вафат була.
Бүгенге көндә Миңзифа апа төпчек улы Илшат һәм килене Рәмзия тәрбиясендә яши.
- Оныклар да күрергә насыйп булды, - ди ул сөенеп. Алар мине бик хөрмәт итәләр, сагынып кайталар. Кияү-киленнәрем дә бик әйбәт, кышка үзләренә чакырып, һәрберсе 1әр ай кунак итәләр. Әллә үзем әйбәт булганга алар да шундый инде дим. Менә шулай бик матур яшибез, Аллага шөкер, Ходай күп күрмәсен.
Минзифа апаның 6 баласы, 13 оныгы, 10 оныкчыгы, 1 оныгының оныгы бар. 95 яшьлек юбилеен да күрергә насый булсын, бәхетле картлык, нык сәламәтлек, озын гомер телибез аңа.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X