Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучылары Бөек Ватан сугышында катнашкан карт бабаларына күңелләргә үтеп керерлек хатлар яздылар

«Кадерле карт бабаем...»

"Исәнме, кадерле карт бабаем Караваев Яков Александрович! Сиңа оныгың Виктория яза. Мин беләм, син сугышта булган. Син гомереңне Ватан өчен биргәнсең. Күпме авырлыклар, михнәтләр кичергәнсең, катлаулы, сикәлтәле юллар узгансың.  Әмма  сез бернигә дә карамастан, алга баргансыз, чөнки сезнең бердәнбер төп  максатыгыз  - илебезне дошманнардан азат итү булган. Бабам, мин сине чын Герой, дип саныйм. Сиңа һәм сугышчан иптәшләреңә Җиңү китергәнегез өчен, безгә тыныч тормыш  бүләк итүегез өчен зур рәхмәт!”

Виктория Никифорова, Питрәч 1 нче мәктәбе,  7 б сыйныф укучысы


“Кадерле карт бабаем - Сидаков Николай Александрович! Кызганыч, мин сине беркайчан да күрмәдем. Тик синең турында улың - бабам Сидаков Виктор Николаевич бик күп нәрсәләр сөйләде. Мин беләм, син Белкино авылында тугансың. Армиягә чакырылганнан соң Мәскәүгә җибәрелгәнсең, анда парадтан соң ук фронтка эләккәнсең. Сугышның беренче елларында син Мәскәү өчен көрәштә катнашкансың. Мөгаен, бигрәк тә кышкы салкыннарда дошманга каршы көрәшү авыр булгандыр. 1943 елда Сталинград янында яралануың турында сөйләделәр. Син чын батырлык кылгансың - санитарка белән бергә полкның яраланган командирын коткарып калгансыз. Шартлау булган. Аның  мина яки хәрби снаряд  булу-булмавы  билгесез. Санитарка шунда ук һәлак булган, полк командиры турында берни дә билгеле түгел, ә син каты яралангансың, бәхеткә, исән калгансың. Архивларда һәлак булган кеше буларак саналсаң да, чынлыкта госпитальдә дәваланып, аннары яңадан сугышкансың. Мин синең белән бик горурланам, бабаем! Син батыр, кыю кеше булгансың һәм үз гомерең бәрабәренә безнең азатлык өчен көрәшкәнсең.”

Владимир Серегин, Кощак мәктәбе,  9а сыйныфы укучысы.


Карт бабам Калистратов Иван Романовичка багышлана… “Исәнме, карт бабаем! Син ничек анда? Барысы да әйбәтме? Сугыш инде күптән тәмамланган булса да,  сиңа фронтка хат язган кебек хат язам. Рәхмәт сиңа, бабай, Җиңү өчен! Монда синең, иптәшләреңнең, сугыштан әйләнеп кайтмаган солдатларның һәм тыл хезмәтчәннәренең дә өлеше бик зур. Сездән  башка Җиңү булмас иде… Быел инде Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгы. Кызганыч, син моны бәйрәм итә алмаячаксың, чөнки  син инде 7 ел безнең арабызда юк... Мин инде зур үстем, 6 сыйныфны тәмамлыйм. Безнең барысы да яхшы һәм без, һичшиксез, 9 Майда синең яныңа зиратка барачакбыз. Без сине онытмаячакбыз, хәтер ул мәңгелек! Әбиебез кадерләп саклый торган медальләреңне карыйбыз. Кызганыч, син аларны ничек алганың турында сөйли
алмыйсың, ә безгә бу турыда тыңлау кызык булыр иде... Әни һәрчак исән чагыңда  тормышың, батырлыкларың турында сорашмавына үкенә, шуңа күрә синең турында  бик аз беләбез… Син  мина шартлап яралангансың, ике бармагыңны югалткансың, ә иң мөһиме, исән кайткансың. Фронтта һәлак булган, дип синең исемеңне  кара Хәтер Китабына кертүләрен хәтерлисеңме,  барысын да төзәттеләр, хәзер син «Алар җиңү белән кайтты» дигән Кызыл китапта. Синең безнең хәтеребездә һәм күңелебездә мәңгегә калуыңа мин бик шат. Мин ышанам, 9 Майда син безнең белән янәшә булырсың... Без бергә Үлемсез полкка барачакбыз! Бөек Ватан сугышы ветераннарының исемнәре һәм батырлыклары үлемсез бит!

Андрей Кокорин,  Богородск мәктәбе,  6А сыйныфы укучысы (җитәкчесе Носкова Ирина Анатольевна).


Безнең гаилә архивында 1941 нче елның 19 декабрендә Халитов Мөхәммәтгали бабайның фронттан язган бердәнбер хаты саклана. Ул үзенә хатлар килмәве турында язган. Менә 80 елдан соң мин бабама җавап хаты язарга булдым. “Кадерле карт бабам! Мин синең турында күп нәрсә беләм, әти сөйләде. Сугышка кадәр Кызыл Армия өчен нәселле атлар үрчеткәнсең. Син алдынгы бригадир буларак, 1941 нче елның июлендә Мәскәүгә авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә баргансың. Анда Калинин белән очрашып, сөйләшкәнсең. Сталинны күргәнсең. Мәскәүдән кайтуга - сугыш! Беренчеләрдән сугышка китеп, Мәскәү астында фашистларга каршы көрәшкәнсең, дәүләт бүләкләренә лаек булгансың. Тарих укытучысы сөйләгәннән беләм: 1941 нче елда Кызыл Армия зур югалтулар кичергән, чигенергә туры килгән. Синең хатларың шуңа да югалып калгандыр. Кичтән хат яздым, төнге сәгать 2 дә чыгып киттек, дигәнсең. Мин беләм, син фашистлар безнең илебезне басып алмасын өчен батырлыклар кылгансың. Без бүгенге көндә тыныч яшәсен, дигәнсең. Бабам, син үз максатыңа ирештең - без тыныч, матур илдә яшибез. Сугышны кинолардан карап, китаплардан укып кына беләбез. Сугышта кешеләр үлә, без сугышның булуын теләмибез! Син, бабам, 1124 укчылар полкының 334 укчылар дивизиясендә хезмәт итеп, 1941 нче елның 26 февралендә Тверь өлкәсе Торопец шәһәре янында сугышта батырларча һәлак булгансың. Торопец шәһәрендә куелган һәйкәлдә синең исемең дә уеп язылган. Авылыбызга куелган һәйкәлдә дә синең исемең бар. Без сине онытмыйбыз, бабам!”

Оныкчыгың Кәримә Гәрәева,  Татар Казысы мәктәбе,  6 нчы сыйныф укучысы.


“Исәнме, карт бабаем Сәетгәрәй. Бөек Ватан сугышында җиңүдән соң  76 ел узгач,  мин сиңа ерак 2021 елдан син гомер буе яшәгән Ленино-Кокушкино авылыннан хат язам.  1942 елда 18 яшеңдә фронтка китүең миңа яхшы билгеле. Әби сөйләве буенча, сезне бөтен авыл халкы - тылда калган хатын-кызлар һәм балалар сугышка озатканнар. Мин сиңа үткәнгә хат язам һәм 1943 елда Курск сугышында җиңү көтүен, Днепр елгасын уңышлы кичеп чыгасыңны шатланып хәбәр итәм. Әмма уңышларга карамастан, сине зур сынаулар да көтә, син аларны җиңеп чыгачаксың һәм  1944 елда күп санлы бүләкләр белән өйгә әйләнеп кайтачаксың. Без синең яшь булуыңа да карамастан, Бөек Ватан сугышын лаеклы үтүең белән горурланабыз. Һичшиксез, син батырлык үрнәге һәм Ватаныбызның киләчәге өчен батырлык билгесе. Карт бабаем, минем синең белән шәхсән танышасым, коточкыч сугыш афәтен күргән күзләреңә карыйсым килә. Берничә көннән 9 Май килеп җитәчәк, мин бу көнне, митингка бару һәм горур рәвештә синең портретыңны күтәреп йөрүемне түземсезләнеп көтәм. Кадерле бабам, хатымны тәмамлап, шуны әйтәсем килә, синең турында хәтер һәрвакыт яшәр. Җиңү өчен рәхмәт!” Рәмис Миндубаев, Ленино-Кокушкино мәктәбе, 4в  сыйныфы укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса