Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мәктәп укучылары Иван Васильевичны хөкем итте

Шушы көннәрдә район үзәге беренче мәктәбенең унынчы сыйныф укучылары өчен гадәти булмаган дәрес үтте. Алар өчен “Адан Яга кадәр гадел хөкем” интерактив уенын оештырдылар. Гадәти сыйныф бүлмәсе урынына – суд залы, укытучы сөйләве урынына – шаһитләр күрсәтмәсе, адвокатлар дәлилләре, прокурор раслаулары. Укучылар “Иван Васильевич меняет профессию” легендар совет фильмының геройларына әверелде.

Әлеге чара чын суд утырышы кануннары буенча үтте. Катнашучылар алдан билгеләнгән катгый тәртиптә чыгыш ясады. Судта булырга тиешле һәр герой чыгыш ясады: кара мантия кигән судья да, суд секретаре дә. Һәркем тиешле урынында утырды, судья белән аралашканда аягүрә сөйләште.
Юлия Пушкова зыян күрүче ролен сайлап алган.
- Безнең әзерләнергә вакыт аз булды, - диде ул. –Сүзләрне ике көндә өйрәндек. Мин зыян күрүче ролен сайлаганда Шпакның ир-ат икәнен белмәдем. Әмма аннары без проблеманы хәл итү юлын таптык. Антон Семеновичны Антонина Семеновнага алыштырдык. Бик кызык килеп чыкты, бу безнең өчен үткәрелгән иң истә калырлык һәм гадәти булмаган дәрес булды.
Хөкем ителүчеләр эскәмиясендә күпләргә таныш Бунша әфәнде һәм Милославский. Бунша ролен башкарган Юрий Потаповның башта бу рольне бирүләренә күңеле төшкән.
- Һәркем үзенә герой сайлады, ә миңа Шпак ханымның сәхнә костюмын, кул сәгатен, аяк киемен урлаган Иван Васильевич роле генә калды, - диде ул. – Карак роле мине рухландырмады, әлбәттә, ләкин аннары мин күндем, бөтен талантымны эшкә җиктем һәм гаепле булмавымны дәлилләр белән раслый башладым. Чөнки бу әйберләр миңа бары тик сакчылар мине Явыз Иван дип танысыннар өчен генә кирәк иде. Нәтиҗәдә, судья “вакыт машинасы” булуына ышанмады, һәм Милославский белән мине өч елга төрмәгә утырттылар. Мине чынлыкта хөкем итмәсәләр дә, курку хисләре булды, һәм мин, әлбәттә, теләсә нинди гамәл кылганчы башта яхшы итеп уйларга кирәк икәнлеген аңладым. Киләсе юлы бик теләп адвокат буларак чыгыш ясар идем. Мондый дәресләр һәркемгә файдалы дип уйлыйм, чөнки һәрбер кеше үз хокуклары һәм бурычлары турында белергә тиеш. Булачак һөнәр турында әйткәндә, мин техник юнәлешне сайларга, мәсәлән, инженер булырга телим, - дип планнары белән уртаклаша Юрий Потапов.
Суд процессының бөтен җитдилеген кызыклы моментлар йомшартты. Шулай, шаһитләрнең берсе булып Буншаның хатыны чыгыш ясады, бу рольне Валерия Маркелова башкарды. Ул үзенең юньсез ире турында бик хисләнеп сөйләде, аны алкоголик һәм әрәмтамак дип атады, бу, әлбәттә, залда көлке уятты.
- Гадәти дәрес вакытында син темадан читкә китәргә, мөһим моментны белми калырга мөмкин, ә мондагы хәл шундый мавыктыргыч, син үзеңнән-үзең образга керәсең һәм һәр сүзне, хәрәкәтне игътибар белән күзәтәсең, - дип билгеләп үтә ул.

Суд администраторы Илгиз Зәйнуллин аңлатып үтүенчә, “Адан Яга кадәр гадел хөкем” проекты мәктәпләр һәм  район судлары арасында үзара хезмәттәшлек урнаштыруга юнәлдерелгән. Хезмәткәрләр яшь гражданнарны суд системасы белән таныштыра,  закон тәртибендә үз хокукларын якларга өйрәтә, шулай ук  профилактик әңгәмәләр алып баралар.
Ә мондый гадәти булмаган практик дәресне беренче тапкыр оештырылды.
- Күп кенә укучылар тормышларын юрист һөнәре белән бәйләргә тели, аларга бу белем һәм практика, уен формасында булса да, киләчәктә кирәк булачак. Башкалар өчен бу чара - нәтиҗәле профилактика, алар закон бозсалар кая барып эләгергә мөмкин икәнлекләрен белделәр, - ди укучыларның сыйныф җитәкчесе Венера Геффель.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса