Мобилизациядән соң Көектәге гаиләнең тормышы тамырдан үзгәрә
Ире Ватанны саклаганда, хатыны волонтерлык эшчәнлеге алып бара
2022 елны гаилә иң авыр ел буларак искә ала. Сентябрь аенда Мәүлия һәм Илшат диңгезгә сәяхәткә әзерләнәләр. Хәрби комиссариаттан көтмәгәндә килеп төшкән чакыру уртак ялга планнарын җимереп кенә калмый, ә чынбарлыкны үткәнгә һәм бүгенгегә бүлә.
– Повестка килгәч, ул минем күзләремә карады да, мин качып йөрергә җыенмыйм, диде, – дип искә ала Мәүлия.
Ялга тотарга планлаштырган барлык акчалар мобилизациягә эләккән иренә кирәкле әйберләр алуга китә. Ирен озаткач кына, Мәүлия йөкле булуын белә. Нәкъ шул вакытта Илшат элемтәгә чыкмый башлый. Ул кая шалтыратырга, кемгә мөрәҗәгать итәргә белми, өметсезлектән хәтта багучы әбиләргә дә бара.
– Матурым, бу мин, – ире югалганнан соң нәкъ 15 көн үткәч, билгесез номердан шалтыратып аңа шушы сүзләрне әйтә.
Илшат табыла. Озакламый тагын бер тапкыр әти буласын белә. Моңа бик шатлана, чөнки күптән инде тагын бер балалары булуын теләгән ул. Ә Мәүлия аның хәзер теләсә кайсы вакытта “радарлардан югалырга” мөмкин булуын, ә билгесезлектә яшәү мөмкин түгеллеген аңлый һәм иренең хезмәттәшләренең хатыннары белән берләшә. Уртак чат ачалар, анда кем һәм нәрсә белүе турында яңалыклар белән уртаклаша башлыйлар.
«Планда өйгә исән-сау җиңү белән кайту. Башкасы турында уйларга иртәрәк, әле бит берни дә тәмамланмаган. Патриотик рух ярдәм итә. Иң мөһиме, күңел кайтмасын, кеше булып калыйк».
Яраткан кешесе өчен даими борчылу, гормональ үзгәрешләр аркасында Мәүлиянең йөклелеге җиңел узмавы гаҗәп түгел. Бәхеткә, хәрби хезмәткәр бала тудыру йортыннан хатыны һәм кызын алып чыгарга кайта алган. Гаилә кыска гына ял вакытын бергә үткәрә, һәм күп балалы анага гаилә башлыгын махсус хәрби операция зонасына кире җибәрү тагын да авыррак була. Өйдәге эшләр, балалар, бәбиләгәннән соңгы депрессия, янәшәсендә ире дә юк – барысы да бергә җыела. Моңа кем түзсен, нервалары какшый, психологик ярдәм кирәк була. Әмма Мәүлия үзен кулга ала.
– Бер көнне мин көзгегә карадым да: синең ирең анда, егетләр һәлак була, ә син монда елап утырасың, – дидем үз-үземә. Шуннан бирле андагыларга актив ярдәм итә башладым – башта иремнең взводына, аннары без “Помощь своим” волонтерлык төркемен оештырдык. Ирем каршы иде, болай да бөтен гаилә минем өстә иде бит. Әмма җәмәгать эшчәнлегенең мине тынычландыруын аңлагач, ул мине хуплады. Без хәрбиләрнең сорауларын эшкәртәбез, ай саен азык-төлек һәм беренче кирәк-ярак әйберләрен илтәбез, алар өчен кием сатып алабыз. Инде бөтен республикадан эшлибез. Акча җыюда гади халык катнаша, алар барлык чекларны, түләүләрне күрә. Без үзебезнең егетләргә гуманитар ярдәмне үзебез илтәбез, – дип сөйләде волонтер.
Мәүлия һәрвакыт курку белмәс була, бигрәк тә сорау туганнарына кагылганда. Ире бер елдан артык ялга өйгә кайта алмый, шуңа күрә хатыны “Тау Мөхәммәт янына килмәсә, Мөхәммәт үзе тауга килә” принцибы буенча эш итәргә карар кыла. Һәм, Украинага китә, монда баруының бөтенләй файдасыз булуы да мөмкинлеген аңлый, шулай да ире Илшатны күрергә өметләнә. Ләкин барысы да яхшы килеп чыга. Илшатны ялга җибәрәләр. Шулай итеп, гаилә, кыска гына вакытка булса да, яңадан бергә.
Аларның өч балалары бар: олы уллары Илсафка – 18, уртанчы кызлары Самирага – 7, кече кызлары Камиләгә бер яшь. Мәүлия волонтерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнгәндә, сабыйны каенанасы карый – ул һәрвакыт янәшәдә, хатын-кызлар ничек булдыра алалар шулай бер-берсенә булышалар. Икәү барыбер җиңелрәк.
Илшат Казанда туган, мәктәптән соң пешекчегә укыган, Хабаровск краенда армиядә хезмәт иткән. Мобилизациягә кадәр төзелеш өлкәсендә эшләгән, тарттырылган түшәмнәр ясаган. Беркайчан да хәрби булырмын дип уйламаган. Хәзер инде, ике ел махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткәннән соң, дөресен әйтә, беркайчан да онытып булмый торган нәрсәләр аша узарга туры килгән аңа. Ул пехотачы.
– Оборонада торабыз, дошманга үтеп керергә ирек бирмибез. Алгы сызыкта торабыз, – дип билгеләп үтте ул.
Сугышка керергә туры килдеме, дип сорагач, Илшат авыр сулады һәм кыска гына итеп: “Әйе”, – дип җавап бирде. Аңа иптәшләренең үлемен күрергә туры килә, әлбәттә мондый хәлне кичерү мораль яктан бик авыр.
– Без бердәм коллектив, бер-беребезгә таянабыз. Анда инде бер гаилә кебек булдык, әмма окопларда гына яшибез, – ди ул.
Ялын гаиләсе белән үткәрә, сәламәтлеген ныгыту белән шөгыльләнә. Әлбәттә, боларның барысын да эшләргә ике атна гына җитми. Алда аны тагын хәрби хезмәт көтә.
Ир белән хатын муеннарына бер үк төрле тимер жетоннар такканнар, анда дога язылган. Бу үзенә күрә бер саклану һәм бер-берсен яратучы ике кешенең берләшү символы. Пар тиздән элеккечә, көн саен йокыдан бергә уянырбыз дип өметләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа