Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мондый хәлне хәтерләмиләр

Гадәттә, язын Мишә суы ярларыннан чыгып, басу-кырларны, йорт-корылмаларны баса. Ә менә быел ул үзен сәер тотты - якынча 1 метрга гына күтәрелде. Мондый хәлне район картлары да хәтерләми.

Күптән түгел генә 82 яшьлеген каршылаган Петр Чернов йорты Мишә елгасы ярында гына.

- Суның күтәрелми калганын хәтерләмим, - дип искә ала ветеран. - Кар аз булган елларда да су 1,5-2 метрга кадәр күтәрелде. - Мин кечкенәдән Мишә буенда (ул Яңа урамда яши), боз киткәнен күзәттек, су коендык, балык тоттык, ә менә мондый хәлне беренче тапкыр күрәбез. Әлбәттә, Мишәнең ярларыннан ташып чыкканын яхшы хәтерлим. Беренче тапкыр бу сугыш елларында булды. Безнең һәм күрше Осипов урамын су басты. Мал-туарны башка урамнарга алып киттеләр, базлардан бәрәңгене чыгардык. 1947 елда да шул ук хәл кабатланды. 1979 елда 50 градуслы салкын кыштан соң, 1 майда кабат безнең урамны су басты. Терлекләрне, кошларны коткарып калдык. Бәхеткә, зур су тиз китте. 1998 елның 1 маенда шуңа охшаш хәл булды, ул елны су безнең урамга кадәр күтәрелмәде. Башка урамнарда күпердән түбәнрәк берничә йортны су басты.
Быел Мишә үзен бик тыныч тотты, бу табигатьнең ниндидер могҗизасы. Картлар мондый хәлнең узган гасырның 20 нче елларында Иделдә күзәтелүен искә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса