Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Мошенниклар питрәчлене кредит алырга мәҗбүр итәргә тырышкан

Бәхеткә, питрәчле мошенниклар белән сөйләшүне вакытында туктаткан.

Кичә питрәчлегә кемдер билгесез номердан шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип атый. Шалтыратучы шикле сораулар бирә, кредит рәсмиләштерергә тәкъдим итә. Күпмедер вакытта питрәчле үзенең мошенник белән сөйләшүен аңлап ала. Ул кайчандыр Интернетта телефон мошенникларының ничек эшләүләре турында укыганын искә төшерә. Һәм шунда ук трубканы куя. Аннары район эчке эшләр идарәсенә шалтыратып, булган хәл турында сөйли. Шулай итеп, ул үзен алдарга ирек бирми.

Җинаятьчеләр теләсә кемгә шалтыратырга һәм ышанычка керергә мөмкиннәр. Агымдагы елның 9 аенда гына да районда телефон һәм Интернет аша кылынган 47 мошенниклык очрагы теркәлгән.
Питрәчлеләр, игътибарлы булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X