Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Мул сөт савуның сере нидә?

    Яхшы савым алу серләрен районның кайсы авыл хуҗалыкларында беләләр икән? Без шул турыда белештек. Таблицада карагыз.

    Быел уңай һава шартлары район басуларында сусыл үләннең мул үсүенә мөмкинлек бирде. Терлекчеләр моннан бик оста файдалана һәм зур савымнар ала. Тик уңышка ирешүнең сере шунда гына микән?
    Узган ел белән чагыштырганда районада савым арткан, әмма бөтен җирдә дә түгел. Мәсәлән, Шәледәге хуҗалыкта тәүлеклек савым узган ел белән чагыштырганда 4 килограммга кимегән.
    - Безнең хуҗалыкта барлыгы 510 баш сыер бар, шуларның 455е савым сыерлары, - дип сөйли «Рацин - Шәле» ҖЧҖ товарлыклы сөтчелек фермасы мөдире Светлана Хәсәншина. - Бездә барлыгы 45 кеше эшли, болар - сыер савучылар, операторлар, көтүчеләр, орлыкландыручылар, терлекчеләр һәм башкалар.
    Безнең җәйге лагерь Люткино авылы янында урнашкан. Төп проблемаларыбызның сәбәбе дә шунда - нәкъ менә биредә үлән быел бик яхшы түгел. Сыерларга азык җитми. Дөрес, безгә яшел масса китерәләр, катнаш азык та бирәбез. Бу безне бераз коткара. Соңгы көннәр бик кызу, бу да савымны арттыруга комачаулый. Барлык кыенлыкларга да карамастан, безнең коллектив максималь тырышлык белән эшләргә тырыша, чөнки хезмәт хакы да савылган сөт күләменә бәйле бит. Безнең тәҗрибәле савымчылар Миләүшә Шәяхмәтова, Гөлнара Галиәхмәтова, Алинә Хәйруллина бу көннәрдә һәр сыердан 14әр килограмм сөт савалар. Безнең хуҗалык һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчелеге белән бергә килеп туган хәлдән ничек чыгу юлын хәл итәбез, - ди ул.
    - Резервлар бар, басуларда 400 гектарда берьеллык һәм күпьеллык үләннәрнең икенче каты өлгереп килә, - ди хуҗалык директоры Марат Дәүләтшин. Күптән түгел район башлыгы Илһам Кашапов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнар Хафизов, җитештерү маркетинг бүлеге башлыгы Хәлим Гатиатуллин белән очрашуда август башында сыерларны фермаларга кайтарырга, аларны физик халәте һәм продуктлылыгы буенча төркемнәргә бүләргә һәм бертиплы ашатуга күчәргә дигән карар кабул иттек. Моның өчен сенаж чокырын ачарга, рационны балансларга, аксым-витаминлы кушылмаларны өстәргә туры киләчәк.
    Савымны киметмәс өчен безгә 5000 тонна сенаж, 6000 тонна силос һәм 800 тонна печән кирәк. Хәзер запасларны тулыландыру өстендә эшлибез. Шәле халкы хезмәт сөючән, уртак көч белән сыерларыбызның продуктлылыгын күтәрербез һәм авыл терлекчеләренең элеккеге данын кайтарырбыз дип уйлыйм.

    Узган ел белән чагыштырганда район хуҗалыкларында тәүлегенә күпме сөт савалар (мәгълүматлар 7 июльгә).

     Таблицада карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: