Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Музейда үземне туган йортымдагы кебек хис итәм»

Сез музей - ул тузанлы киштәләр, күңелсез экспонатлар, ә монда үз һөнәри эшчәнлекләрен башкаручыларның һәрберсенең 25 еллык хезмәт стажы бардыр дип уйлыйсызмы? Бу ялгыш фикер. Бүгенге язмабызның героинясы әле бик яшь, һәм үзенең музейдагы эше белән шулкадәр мавыккан ки, хәтта бөтен гомерен дә аның белән бәйләргә ниятли. Таныш булыгыз, Ләйсән Шәйхетдинова, ул Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музееның фәнни хезмәткәре.

Ләйсән Чыты авылында иҗади кешеләр гаиләсендә туып-үскән. Аның сөйләве буенча, әтисе Дамир Сәйфетдинович һәм әнисе Миләүшә Низамовна һәрвакыт теләсә кайсы компанияне җанландырып торучы кешеләр. Әтисе гармунда уйный, ә әнисе җырлый. Дамир Сәйфетдинович хәзер дә төрле иҗади конкурсларда һәм фестивальләрдә бик теләп катнаша, ул балаларының да үз юлыннан китүләрен теләгән.
- Әти кечкенәдән иҗатка мәхәббәт тәрбияләде. Үз вакытында ул мәдәният институтына укырга керә алмаган, әгәр балаларымнан кем дә булса мәдәният өлкәсендә белем алырга теләк белдерсә, мин алар өчен барысын да эшләячәкмен, дип әйтә торган иде. Мин әтиемнең хыялын тормышка ашыра алуыма бик шатмын, - диде елмаеп Ләйсән.
Ләйсәннең әле тагын абыйсы һәм энесе дә бар. Абыйсы Динар - музей директоры, ә энесе Илнар ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшли.
Ләйсән туган авылында мәктәпне тәмамлагач, мәдәният институтына укырга керә. Укыганда филармониядә контролер булып эшли. 2013 елда институтны тәмамлагач, аны Әлбәден авылында Брест крепостенең легендар сакчысы Петр Гаврилов хөрмәтенә ачылган музейга эшкә чакыралар. Ул вакытта музей үз эшен башлап кына җибәргән була һәм аның әле хәзерге кебек бай фонды булмаган, барлык экспонатлар Питрәч туган якны өйрәнү музеена караган. Музейның яшь белгече герой Гаврилов тормышы экспонатларын бөртекләп диярлек туплый. Яшь хезмәткәрләрнең тырышлыгы үз нәтиҗәсен бирми калмый - 2017 елдан Гаврилов музее үзенең бәйсез тарихи фонды булдыра һәм республикада бердәнбер герой музее буларак таныла.
Ләйсән музейда төп эшчәнлегеннән тыш, бик күп фәнни конференцияләрдә, чыгышларда һәм башка мәдәни чараларда катнаша.
- Мин һәрвакыт тарихны яраттым, музейларга йөрергә яратам, монда бит барысын да үз күзләрең белән күрергә, тотып карарга була. Минем хоббием да күпмедер дәрәҗәдә тарих белән бәйле. Мәсәлән, мин узган елда кызыксынып керәшеннәрнең аш-су рецептларын тупладым. Шул вакытта керәшен халкының борынгы милли күлмәкләрен дә барладым, хәзер аларны музейда күрергә була. Елдан-ел халыкның район тарихы белән кызыксынуы арта гына бара һәм яшьләр мондый объектларның мөһимлеген һәм кыйммәтен ныграк аңлый. Моңа, әлбәттә, «Әлбәден» тарихи фестивале кебек чаралар да зур роль уйный. Шуңа күрә минем бу проект өстендә эшләргә теләгем көннән-көн арта гына бара, һәм туган районымнан китү уе башыма да керми. Киләчәккә планнарым музей эше белән тыгыз бәйләнгән. Өстәвенә, киләсе елда Петр Михайлович Гавриловның 120 еллык юбилее булачак һәм без аңа актив әзерләнәбез. Чараларның бер өлешен без инде тормышка ашыра да башладык, - диде Ләйсән Дамировна.
Ләйсән ирешелгән уңышларда гына тукталып калырга ияләшмәгән. Үзенең фәнни эшчәнлеген һәм укуын дәвам итеп ул шул ук институтта социаль һәм мәдәни эшчәнлек кафедрасында магистратураны тәмамлый.
- Яңа профессиональ стандартлар барлыкка килә, шуңа күрә үзең эшләгән өлкәдә яхшы белгеч булу өчен белемеңне һәрвакыт арттырып торырга, кабат укырга, өстәмә белемнәр алырга кирәк, - диде ул.
2018 елда Ләйсән үз проектын эшли һәм аны уңышлы тормышка ашыра башлый. Бу район мәктәпләрендә күчмә патриотик чаралар циклы. Алар Кибәк Иле, Кощак, Надеждино һәм башка авылларда булганнар инде. Бу чараларда музей хезмәткәрләре балаларны Петр Гавриловның тормыш юлы, батырлыгы белән таныштыра. Аларга аның турында документаль фильм күрсәтәләр, төрле музей дәресләре һәм мавыктыргыч квестлар үткәрәләр.
- Миңа үз эшем бик ошый, мин аның мөһимлеген аңлыйм, минем район мәдәниятен үстерүгә үз өлешемне кертәсем килә, - диде туган ягында яшәргә һәм хезмәт итәргә карар кылган тагын бер яшь белгечебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса