Начар һава торышы шартларында юл йөрү кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр
Якын көннәрдә яңгыр, җепшек кар, секундына 20 метрга кадәр тизлек белән исүче җил көтелә.
Һава торышы шартлары начарлану сәбәпле Татарстан башкаласы Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләрнең игътибарын юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклегенә юнәлтә.
«Хөрмәтле җәяүлеләр, юл аша чыкканда начар һава торышы шартларында юлда күрү мөмкинлеге күпкә начаррак булуны исәпкә алырга, үзеңдә яктылык кайтаручы элементлар булдырырга һәм юл аша чыкканда игътибарлы булырга кирәк. Куркынычсызрак җәяүлеләр кичүе сайлагыз. Исегездә тотыгыз: юлны ярамаган урында йөгереп чыгарга өлгерәм, дип уйлап айлар буе хастаханәдә ятканчы юлны тиешле урында кичү өчен берничә минут сарыф итү яхшырак», - дип хәбәр итте шәһәр Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Савин.
Начар һава торышы юл хәрәкәтендә катнашучылар барысы да сак булуны таләп итә. Җәяүлеләр юлны җәяүлеләр кичүе аша һәм светофорның тиешле сигналына гына чыгарга тиеш. Бала белән юл аркылы чыкканда аны кулыннан җитәкләргә кирәк. Дәүләт автоинспекциясе шулай ук яктылыкны кире кайтара торган элементлы әйберләр һәм киемнәр куллануга игътибар итәргә кирәклеге турында искәртә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа