Надеждино авыл җирлегендә үзара салым программасы буенча эшләр алып барыла
Биредә һәр кешедән бишәр йөз сум акча җыйганнар.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Үзара салым буенча республика программасы инде ун ел гамәлдә. Анда безнең район халкы да актив катнаша, чөнки башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре бар. Авыл эчендәге юлларга таш салына, баганаларда ут яна, су башнялары ремонтлана яки яңадан төзелә, зиратлар, балалар мәйданчыклары, чишмәләр, күперләр төзекләндерелә.
Надеждино авыл җирлеге үзара салым буенча республика программасында беренче көннәрдән үк катнаша, биредә 252 йорт исәпләнә, халык саны – 289 кеше. Җирлек составына дүрт торак пункт керә: Надеждино, Аркатау, Урта Ия һәм Петрово. Шулай ук дача участоклары бар, аларда 50дән артык кеше яши.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
– 18 яшь тулган һәр кеше туган авылын төзекләндерүгә үз өлешен кертә. Быел 236 мең сум җыелды, республика ярдәме белән гомуми сумма 1 млн 180 мең сум тәшкил итте, – дип билгеләп үтте авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов. – Бу ун ел эчендә барлык авылларда да юллар ремонтланды, баганаларда 67 фонарь яна, бу программа эшли башлаган вакытка кадәр өч тапкыр күбрәк. Шулай ук өч авылда чишмәләр территориясе тәртипкә китерелде, Надеждинода зират төзекләндерелде һәм койма белән тотып алынды, җәйге сәхнә, таган, карусель, таучык һәм башка аттракционнар белән балалар мәйданчыгы барлыкка килде. Быел юлларга вак таш җәюне һәм ремонтлауны тәмамлау планлаштырыла: Аркатауда 148 метр, Урта Иядә 110 метр һәм Петровода 60 метр. Надеждинода юлларны өлешчә ремонтлыйбыз. Эшне июль башында башладык, тиздән тәмамлыйбыз. Берничә техника, грейдер, КамАЗ җәлеп ителгән, – дип сөйләде Искәндәр Зәйнетдин улы.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
Күп кенә кешеләр монда туып-үскәннәр һәм авылда калганнар. Галина Васина гомер буе фермада савымчы булып хезмәт куя.
– Мин үзәктән ераграк яшим. Хәзер урамнарда якты, юллар яхшы, яз һәм көз безгә пычрак куркыныч түгел. Балаларга да уйнарга урын бар. Җитәкчебез Искәндәр Зәйнетдин улы безнең проблемаларны хәл итәргә тырыша, моның өчен аңа зур рәхмәт, – ди Галина Александровна.
Любовь Смирнова Галина Васина белән бер урамда яши, Казанда эшли.
– Мин машина йөртмим, рульдә ирем белән улым йөри. Хәзер машинаны урамның икенче ягында калдырырга кирәкми, җәяүлеләргә дә йөрү җиңелрәк, – дип өсти ул.
Фото: © Илшат Гайсаров / «Питрәч-информ»
– Улым һәм киявем хәрби операциядә хезмәт итәләр, шуңа күрә бездән үзара салым буенча акча алмыйлар, – дип билгеләп үтә Мөслимә Галиәсфәрова. – Мин авылның икенче башыннан, монда оныгым белән башка балалар янына килдем. Без халык өчен эшләнгән эшләргә шат кына, – дип тәмамлый ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа