Надеждино белән Аркатау арасында Андрей Игнатьевның җиләк-җимеш питомнигы урнашкан
26 майда Россия эшмәкәрләре көне билгеләп үтелә.
Хәзер Андрей Игнатьевның үрнәге аеруча актуаль, ул җиләк-җимеш агачлары, куаклар үстерү белән шөгыльләнә. Безнең әңгәмәдә ул үз эшен булдыру һәм үстерү тарихы белән уртаклашты.
– Андрей Николаевич, ни өчен сез нәкъ менә шушы бизнес белән безнең районда шөгыльләнергә булдыгыз?
– Әни ягыннан әбием – Волостнова Пелагея Николаевна – тумышы белән Петроводан, җәйге каникулларымны мин монда үткәрдем. Әти ягыннан бабам Игнатьев Александр Миронович – профессиональ умартачы булган, бу авылда колхоз умарталыгы белән җитәкчелек иткән.
80 нче елларда күпләр авылдан шәһәргә якынрак урыннарга китә башлый, минем туганнарым да күченеп киткән. Бабай һәрвакыт үзенең балачак һәм яшь чаклары узган урыннарын җылылык белән искә ала иде, һәм 2000 елларда Петровода умарталар тоту өчен участок белән иске йорт сатып алды, аннары аны миңа бүләк итте. Бервакыт мин аңа ярдәм итәр өчен кайттым. Авыл мине үзенең матур табигате белән таң калдырды. Мин аңа балалар күзлегеннән түгел, ә олы кеше күзлегеннән карадым.
Тиздән миндә Петровода йорт салу һәм җиләк-җимеш питомнигы булдыру идеясе туды, үземә һәм кешеләргә файда китерүче шөгыль булуын теләдем. Үсентеләр белән мин таныш идем инде. Минем әти Николай Александрович – үсентеләр сатып алу һәм сату белән бәйле эшмәкәрлек белән шөгыльләнде, ә мин аңа ярдәм итә идем.
Мәсәлән, 2000 еллардан мин уйлаганнарымны тормышка ашыра башладым. Башта, бабам ризалыгы белән, аның 30 сутый участогында шәхси ярдәмче хуҗалык оештырып, питомник үстерү эшен башлап җибәрдем. Экспериментлар үткәрдем, төрле курслар уздым, үз эшчәнлегемдә төрле тәҗрибәләр кулландым. Бу тармак турындагы төшенчәнең тулысынча формалашуына якынча 10 ел вакыт китте.
Башта кыр иде. Аннары үз кулларыбыз белән үсемлекләр өчен саклагыч төзедек, аннары утырта башладык, басуда башта үсентеләр, аннары контейнер мәйданчыгы барлыкка килде…
– Сез үсентеләрнең нинди төрләрен үстерәсез һәм бу процесс ничек бара?
– Безнең ассортиментта алмагач, груша, чия, слива, абрикос, карлыган, зелпе, күк җиләк (голубика), крыжовник, җиләк. Сирәк декоратив куаклардан – спирея, дүләнә, пузыреплодник һәм башкалар.
Үзенең җир участогы яки үсемлекләре булган һәркем үсентеләр үстерү процессын яхшы белә. Питомникта барысы да масштаблырак, катлаулырак һәм технологик яктан яхшырак. Үсемлекләрне вакытында кышкы саклаудан чыгарырга яки кышлатуга әзерләргә, вакытында су сибәргә, чыбыкча ялгарга (черенковать), утыртырга, профилактик эшкәртү ясарга, чүбен утарга һәм башка бик күп эшләр башкарырга кирәк. Үсемлекләр – тере, һәм алар белән эшләү – һәрвакыт җаваплы. Планлаштыру һәм тупланган тәҗрибә ярдәм итә.
Утырту материалы бездә, нигездә, үзебезнеке. Кайбер культураларны без үзебезнең агачлардан чыбыкча ялгап алабыз, кайберләрен башка питомникларның утырту материалларыннан үстерәбез, һәм, үз чиратыбызда, үзебезнең утырту материалының артыгын башка питомникларга тәкъдим итәбез.
– Сезнең төп клиентларыгыз кемнәр?
– Без ваклап сатудан башладык. Хәзер дә алардан баш тартмыйбыз. Безнең үсемлекләрне Казанның агросәнәгать паркында ваклап сату нокталарында да, питомникта да сатып алырга мөмкин. Әмма безнең максатчан клиент – күпләп сатып алучы: башка питомниклар, яшелләндерүчеләр, ландшафт дизайнерлары.
– Бу бизнеста нинди кыенлыклар белән очрашасыз?
– Бик катлаулы мәсьәлә – кадрлар сайлау, питомникта эшче куллар җитми. Хәзер дә ул кискен тора. Климат белән дә билгеле бер кыенлыклар – температура үзгәрү, кышкы җылылык, кырау төшү, көчле җилләр. Һава торышы еш кына сюрпризлар китереп чыгара. Быел тычканнар актив булды, күп кенә җимеш агачларын кимерделәр. Әмма барлык кыенлыклар безне көчлерәк һәм яхшырак итә.
- Үстерүдә заманча технологияләр кулланасызмы?
- Без заманча технологияләрнең зур тарафдарлары. Җитештерүне автоматлаштыру – икътисади яктан отышлы һәм үз-үзен аклый, бу эш акрын бара, әмма дөрес юнәлештә хәрәкәт итәбез. Планнарда төрле уйланмалар күп, аларны акрынлап тормышка ашырабыз. Бу сезонда без үсентеләрне тамыр җәйдерү өчен билгеләнгән зур теплицаны төзеп бетердек һәм хәзер аны автоматик су сибү системасы белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итү белән шөгыльләнәбез. Басулардагы үсентеләргә без тамчылап су сибәбез. Контейнер җитештерү процессын яхшырту турында уйланабыз һәм киләчәктә бу максатлар өчен автоматик машиналар сатып алуны карыйбыз.
– Сезнең эшегездә барыннан да бигрәк нәрсә ошый?
– Үсемлекләр – минем хезмәтемнең җимешләре. Мин аларны күрәм, тоям. Без тере материал белән эшлибез. Алар сәламәт, якты, матур, тыгыз яфраклы, хуш исле чәчәкле булсалар – бу минем күңелемә канәгатьлек бирә. Шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә эшләвем, табигать һәм үзүзем белән гармониядә булуым ошый. Ә иң яхшы бүләк – ул канәгать, рәхмәтле сатып алучылар, аларның уңай хискичерешләре.
– Мондый эшне башларга теләүчеләргә сез нинди киңәш бирер идегез?
– Бәлки, үзеңне бу бизнеста зур финанс куркынычыннан башка сынап карарга кирәктер. “Йорт яны питомнигыннан” башларга, мәсәлән, 50-100 сутый җирдә, анда инде су чыганагы һәм электр үткәрелгән, транспорт өчен керү юлы булырга тиеш.
Безнең продуктның тулысынча тере материал булуын беркайчан да онытырга ярамый. Син аны берничә мең данә җитештерә аласың һәм карап җиткермәү, кемнеңдер җавапсызлыгы яки берәр форсмажор аркасында берничә көн эчендә югалтырга мөмкинсең. Боларга һәрвакыт әзер булырга һәм алга карап эш итә белергә кирәк, кайбер моментларны алдан белеп торуың яхшы. Уңышсызлыклар булачак, моның белән һәркем очраша, моннан куркырга кирәкми. Дөрес оештырылган предприятиедә барысы да яңадан үз рельсларына басачак.
– Сез ничек уйлыйсыз, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшмәкәр өчен нинди сыйфатлар мөһим?
– Тырышлык, хезмәт сөючәнлек, сабырлык, максатчанлык – теләсә кайсы эшмәкәрнең төп сыйфатлары. Син һәрвакыт үз җитештерүеңдә булырга һәм андагы торышны, хәлләрне белеп торырга тиеш. Өстәвенә, үз бизнесыңның үзенчәлеген ачыкларга кирәк. Шуңа күрә питомник тотучылар төрле дәрәҗәдәге агрономнар, химиклар, бакчачылар, дендрологлар, механиклар, төзүчеләр, туфрак белгечләре.
– Сезнең өчен эшмәкәрләр көне нәрсәне аңлата? Сез аны гадәттә ничек үткәрәсез?
– Беренче чиратта, дәүләтебезгә рәхмәт белдерәсем килә. Бу закон дәрәҗәсендә һәр кешегә үз эшен ачарга һәм үз идеяләрен шәхес буларак тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Барлык бәйрәмнәрне дә эштә билгеләп үтәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа