Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Надеждинода чишмәләр һәм юллар яңара

Дәүләт өчен юллар кеше организмындагы кан әйләнеше системасы кебек. Илдәге бөтен яшәеш һәм эшчәнлек әлеге системаның ничек эшләвенә бәйле. Организм сәламәтлеге өчен зур артерияләр генә түгел, ә “капиллярлар” да җавап бирә, ягъни авыл юллары да бик мөһим. Бу җәйдә районның берничә авылында менә шул капиллярларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнделәр дә инде. Республика гранты средстволары ярдәмендә Пановка, Надеждино һәм Иске Шигали авылларында урам юлларына вак таш җәйделәр.

Ял көне булуга да карамастан, Надеждино авылында юл эшләренә иртәдән үк керешкәннәр.
- Ике КамАЗ вак таш ташый, каток һәм грейдер эшли. Эшләрне өч-дүрт көндә төгәлләргә планлаштырабыз, - диде юл оешмасы прорабы Валентин Пронин.
- Быел без бер миллион сум республика гранты оттык. Бу акчаларга 680 метр юлны ремонтлаячакбыз, бер урамдагы юлны рәтләдек инде. Хәзер икенчесенә керештек. Без алга таба да юлларны ремонтлау белән шөгыльләнәчәкбез: үзара салым акчаларын бу эшкә тотарга телибез, әмма бездә кеше күп түгел, ә юлларны төзекләндерү өчен күп чыгымнар таләп ителә. Шуңа күрә мондый грант безнең авыл өчен зур ярдәм булды, - диде Надеждино авыл җирлеге башлыгы Искәндәр Галәветдинов.
Авыл халкы үз урамнарының үзгәрүенә бик шат.
- Бераз гына яңгыр явып үтсә, безнең урам буйлап үтеп тә булмый иде. Хәзер туфлиләрдә йөрергә мөмкин булачак, - дип шаярта авылда яшәүче Сергей Горшенин. – Мин монда кырык ел яшим, биредә юл бер тапкыр ремонтланды, әмма ул инде күптән юылып бетте, ә монысы сыйфатлы вак таш ахры, озакка җитәчәк, - ди ул.
- Безнең урамда беркайчан да яхшы юл булмады, яз һәм көз айларында мәктәп балалары баштанаяк пычранып кайталар иде. Шуңа күрә сез безнең шатлыгыбызны күз алдына да китерә алмыйсыз, - дип сөйли авылның тагын бер кешесе Әлфия Вәлиева.
Авыл халкы өчен быел шатлыклы вакыйгалар күп булды. Күптән түгел Надеждино авылында үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзелде. Ә авыл җирлеге башлыгының яңа "Нива"сында (аны күптән түгел генә республика Президенты бүләк итте) Урта Ия авылына да барып кайттык, шулай ук анда да әлеге программа буенча эшләргә өлгергәннәр.
- Биредә без чишмәне яңарттык. Бу авыл кешеләренең карары иде. Без монда үзара салым акчасына нәрсә эшләп була дип озак уйлаган идек, чөнки авыл кечкенә, биредә зур күләмдә акча җыеп булмый, әмма мондый отышлы программадан баш тартырга теләмибез, чөнки республика җыелган суммага дүрт тапкыр күбрәк акча өсти бит. Без сигез мең сум җыйдык, республика ярдәме белән ул кырык мең булды, һәм без менә бу урынны төзекләндердек тә инде. Хәзер бу чишмәнең "җанлануына" барысы да бик шат, чөнки ул бөтенләй онытылган иде. Аркатово авылында да чишмәләрнең берсен төзекләндерәбез, - ди Искәндәр Зәйнетдин улы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, Надеждино