Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намус белән эшләделәр һәм яшәделәр

Өлкәннәр ункөнлеге вакытында кайбер ветераннарыбыз өчен икеләтә бәйрәм булды. Район үзәгендә яшәүче сугыш ветераннары Елизавета Корочкина үзенең 90 яшьлек, ә Андрей Ивойлов 95 яшьлек олугъ юбилейларын билгеләп үтте.

Елизавета Корочкинаның балачак һәм үсмер чаклары авыр елларга туры килә. Бөек Ватан сугышы башланганчы, ул кызлар өчен авыр эштә - урман кисүдә эшли. Ә 1943 елда фронтка китә. Зенит-артеллерия полкында разведчик булып хезмәт итә. Шулай итеп, Бөек Ватан сугышында җиңүгә дә ул үзенең лаеклы өлешен кертә. Сугыштан кайткач, 30 ел буе район типографиясендә эшли. Тормышның ачысын-төчесен татып, бөтен кыенлыкны үз җилкәсендә күтәреп, борчу-хәсрәтләрне йөрәге аша үткәреп, Елизавета Корочкина үзенең 90 яшенә килеп җитә. 8 октябрь көнне аны шушы гомер бәйрәме белән котларга район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин килде. Ул Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм үзенең бүләкләрен тапшырып, ветеранга исәнлек-саулык теләде.
Шундый ук котлауларны 9 октябрь көнне Осиново бистәсендә яшәүче сугыш ветераны Андрей Ивойлов та кабул итте. Бу көнне аңа 95 яшь тулды! Президент һәм район башлыгы исеменнән котлауларны ветеранга муниципаль район башкарма комитет җитәкчесе Азат Вәлиуллин һәм халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина җиткерде.
Күп балалы гаиләдә туган Андрей Ивойловның да язмышында михнәт җитәрлек була. Балачактан ятим калып, нужа арбасына яшьтән үк җигелергә туры килә аңа. 1940 нчы елда армиягә алынган егеткә өенә тиз генә кайту насыйп булмый. Сугышның барлык ачысын-төчесен дә, 3 елга сузылган әсирлекне дә кичерә ул. Бәхеткә, сугыш зилзиләсеннән исән-сау кайта. Гомере буе 62 яшенә кадәр укытучы булып эшли. Лаеклы ялга чыккач та өйдә утырырга ашыкмый ул. 80 яшенә кадәр колхозда үлчәүче булып эшли.
Әмма шунысы игътибарга лаек, катлаулы гомер юлы үткән, илебездәге барлык авырлыкларны үз җилкәсендә кичергән ветеран, тормышыннан зарланырга бер дә яратмый. Андрей Поликарпович бүгенге көндә яңа фатирында үзе генә яшәсә да, якыннарының, балаларының, оныкларының ярдәмен һәм игътибарын тоеп яши.
- Минем 7 балам, 6 оныгым, 4 оныкчыгым һәм 1оныкчыгымның да инде баласы бар. 4 нче буынны күрә алуым белән мин бик бәхетле, - ди Андрей Ивойлов.
Декада вакытында район оешмалары, предприятие, учреждениеләре дә үзләренең ветераннарын котларга ашыкты. Шунысы игътибарга лаек, аларның күбесе пенсионерларга азык-төлек пакетлары гына өләшеп калмыйча, бәйрәм табыннары да оештырды. Мәсәлән, "Шәле-Рацин" хуҗалыгы бер көндә барлыгы 560 ветеранны тәбрикләргә өлгерде.
"Шәле-Рацин" хуҗалыгы җитәкчесе Мидхәт Фәхретдинов быел алар бу хуҗалыкта эшләп лаеклы ялга чыгучыларны гына түгел, авылның барлык ветераннарын да котларга булулары турында әйтте.
Шәле авылының банкетлар залы ак яулыклы әбиләр һәм түбәтәйле бабайлар белән тулы иде. Ветераннарны котларга район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин үзе килгән. Ул өлкәннәрне котлап, изге теләкләрен җиткерде. Бәйрәмгә чакырылучылар арасында үзләренен алтын, зөбәрҗәт, бриллиант туйларын билгеләп үтүчеләр дә бар иде. Аларга да район башлыгы һәм хуҗалык җитәкчесе рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды. Ветераннар әлеге якты бәйрәмнән бик канәгать калды.
Өлкәннәр ункөнлеге артта калды. Ләкин декада тәмамлануга карап кына өлкәннәргә күрсәтелгән игътибар кимемәскә тиеш . Бер генә җылы сүздән дә күңелләре булган өлкәннәребез һәрвакыт безнең хөрмәтне һәм игътибарны тоеп яшәсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X