Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Намус белән әзерләндек, күңел биреп эшләячәкбез

Урак өстенә санаулы көннәр калып бара. Комбайнчылар белән бергә аларның ярдәмчеләре, ындыр табагы хезмәткәрләре, механизаторлар һәм, гомумән, уңыш язмышына битараф булмаган барлык кешеләр дә бу көннәрдә вакытларын ремонт эшләрен төгәлләүгә багышлыйлар. Кыр эшләренең барышы аларга тапшырылган техниканың торышына бәйле. Районда, гадәттәгечә, комбайннар парады башланды, район белгечләре республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре белән бергә комбайннар һәм башка техника торышын тикшерә башладылар. Бер көн эчендә алар районның дүрт хуҗалыгында булдылар: “Агролак” ҖЧҖ, “Рацин-Шәле” ҖЧҖ, “Ак барс-Питрәч” ҖЧҖ һәм “Дәүләтшин А.Р” КФХда.

- Быел һава шартлары бик яхшы, шуңа күрә кырларда уңышның торышы да сөендерә, - диде Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, - өч көн эчендә без өч районны тикшерергә тиеш. Республика буенча берничә комиссия эшли.
Без тикшерүне сезнең районнан башларга булдык. Комбайннарны күпме генә төзекләндерсәң дә, җитешсезлекләр барыбер кала, алар басуларда уңыш җыйганда күренә. Игенчеләрнең төп бурычы – кырлардан уңышны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу, шул ук вакытта иң мөһиме – куркынычсызлык техникасын үтәү.
Без техниканы герметиклыкка тикшерәбез, техталоннар, аптечкалар, ут сүндергечләр, комбайнчыларның йөртү таныклыгы булуын контрольдә тотабыз, тормоз системасының, яктырту җиһазларының төзеклеген карыйбыз.
Безнең бәяләүләр буенча, бүгенге көндә техниканың торышы яхшы, урып-җыю эшләре башланганчы вакыт бар әле, шуңа күрә Питрәч механизаторлары калган җитешсезлекләрне бетерергә өлгерәчәк.
Районның барлык игенчеләренең кәефе бик яхшы, ул урып-җыю вакытында һәм тәмамлангач та шулай булыр дип уйлыйм. Шунысы куркыта – быел урып-җыю вакыты соңга калырга мөмкин.
- Быел безнең басуларда 34717 гектар җирдән уңыш җыеп алырга кирәк, - ди районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров, - басуларда 73 комбайн эшләячәк, бер комбайнга якынча 476 гектар җир туры килә. Дөрес, йөкләнеш бөтен җирдә бер үк төрле түгел, мәйданнары буенча иң зур басулар “Рацин-Шәле” ҖЧҖ һәм “Ак барс-Питрәч” ҖЧҖ хуҗалыкларында.
Узган елдагы кебек үк, без урып-җыю эшләрен август башында башларга планлаштырабыз, бу вакытта ашлык оптималь дымлылыкны җыярга, басулардан алып кайтуга ук киптерелергә тиеш, югыйсә ул сыйфатын югалтачак.
Комбайнчыларыбыз, һәрвакыттагыча, күтәренке рухта, барысы да уңыш өчен көрәшкә омтылалар. Башкача була да алмый.
- Безнең хуҗалыкта барлыгы алты комбайн бар, - ди “Рацин-Шәле” ҖЧҖ баш инженеры Илназ Мөхәммәтҗанов, - дүрт “Акрос” һәм ике “Дон 1500Б”. Бер комбайнга 800 гектар йөкләмә туры килә. Кырлардан ашлыкны биш КамАЗ ташыячак, шуларның өчесе тагылма белән. Шулай ук басуларда дүрт пресс җыйгыч, ике стагомет, төшке һәм кичке ашны чыгару өчен техник хезмәт күрсәтү машиналары, биш тонна су сыйдырышлы цистерналы трактор эшләячәк.
Барлык техника да комплектланган, нигездә, бездә тәҗрибәле механизаторлар эшли.
Шулай ук ындыр табагында эшләр бара, анда да яңа уңышны кабул итү уңайлы булсын өчен соңгы эшләрне башкарабыз. Сүз уңаеннан, без инде әзер диярлек, команда һәм яхшы һава шартларын көтәбез.
Тикшерү барышында белгечләр безнең эштән канәгать калуларына без шат.
Герметиклыкны тикшерү өчен комиссия быел егерменче, юбилей сезонын уракка чыгачак “Дон-1500Б” комбайнын сайлаган. Биредә комбайнчы булып районның алдынгы механизаторларының берсе Фәрдүс Миндубаев эшли, ул инде 47 ел урып-җыюда хезмәт куя. Тикшерү уңышлы узды, югалтулар минималь.
- Уңышны вакытында һәм сыйфатлы җыеп алырга тырышабыз, моның өчен бездә барысы да бар, - ди тәҗрибәле игенче.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса