Алга
  • Рус Тат
  • Әни булырга да өлгергән?

    Ана булу - хатын-кызның төп билгеләнеше ул. Бу аның тормышында иң матур, бәхетле чор булып тора. Әмма тормыш күпкырлы һәм төрле... Бүгенге көндә кайбер хатын-кызлар бу турыда җитди уйлап та өлгермичә, әни булалар. Хәбәрчебез район гинекологы Рабия Закирьянова белә шул турыда әңгәмә корды.

    - Ана булу - һәр яшьтә дә хатын-кызның яшәү мәгънәсе һәм шатлыгы булып тора...
    - Әлбәттә. Яшь ананың тормышында бу иң гүзәл чор булып тора. Хатын-кызның бала көтүе, тәүге тапкыр әни булуы, баласын сөюе берни белән дә чагыштырып булмастай мизгел. Кызганыч, хәзерге вакытта кайбер сәбәпләр аркасында япь-яшь, 15-16 яшьлек кызларның балага узу очраклары күзәтелә. Адым саен булмаса да, шулай да андый очраклар бар.
    - Рабия Рашидовна, белгеч буларак, 15 яшьлек кызларның бала табуы турында нәрсә әйтә аласыз?
    - Хәзерге вакытта күп кенә югары сыйныф укучыларының 14-16 яшьтә җенси тормыш алып барулары бер дә сер түгел. Моның нәтиҗәсе, бик яшь килеш ата һәм ана булуы. Бу яшүсмерләрнең иртә өлгерүенә бәйле. Яшьләр бик иртә җенси тәҗрибә ала, шуңа да җенси тормышны яхшы аңлый, дигән фикер дә яши. Әмма бу бөтенләй үк дөрес фикер димәс идем. Алар күп нәрсәне, хәтта гап-гади нәрсәләрне дә белеп бетерми. Бик яшьли җенси тормыш белән яшәү тискәре күренешләргә китерергә мөмкин. Җенси юл белән күчүче йогышлы авырулар ияртергә, организмның бала табарга өлгереп җитмәве, шуның нәтиҗәсендә, йөклелекнең өзелүенә китерергә мөмкин, медицина ярдәме алу кыенлашырга мөмкин. Яшүсмерләр йөклелеге һәм бала табуы җитди медицина-социаль проблема булып тора. Бу йөклелекнең өзелүе, сабыйның иртә үлеме белән бәйле. 20 яшькә кадәрге хатын-кызларның 20-34 яшьлек хатын-кызларга караганда үле бала табу куркынычы зуррак, 20 яшькә кадәрге аналардан туган балаларның үлүе 30-34 яшьтәге хатын-кызларныкына караганда 2 тапкырга артыграк диярлек.
    - Мондый йөклелек нәрсәгә китерергә мөмкин?
    - Йөклелек яшь организмда үз эзен калдыра, аның организмының үскән чагы гына, йөклелекне күтәрергә әзер түгел. Бигрәк тә, яшүсмер чорда. Алар репродуктив сәламәтлелеккә йогынты ясарга мөмкин. Йөккә узу өчен иң кулай чор 22-23 яшьләрдә. 15-17 яшьтә йөклелек шактый катлаулылыклар белән уза. Йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы һәм бөерләр эшчәнлеге бозыла. Мондый йөклелек вакытында токсикоз, артериаль кан басымы күтәрелү, бөерләр эшчәнлеге бозылу, тән авырлыгы арту күзәтелә. Болар барысы да бала үсешенә тәэсир итә. Яшь кызлар бала тапканда җитди кыенлыклар кичерә. Барысы да яхшы төгәлләнсә дә, бу проблемалар шуның белән генә бетте, дигән сүз түгел. Яшь хатын-кызларның еш кына төрле социаль-икътисади проблемалары бар. Аларның матди яклары начар, ә бала тугач, хәл начарлана гына бара. Яшь аналарга укуларын ташларга туры килә. Аларның гаилә корып, икътисади бәйсезлек, имин тормыш алып бару мөмкинлекләре дә азрак.
    - Әлеге хәлдән чыгу юллары бармы?
    - Мөгаен, районда "Яшүсмерләр үзәге" булдыру турында уйларга кирәк. Анда табиб кына түгел, социаль хезмәткәр, психолог эшләсә, бигрәк тә яхшы булачак.


    Әгәр сайларга туры килсә, иртә йөклелекне өзгәнче, яшь ана булуга өстенлек бирергә кирәктер, мөгаен. Чөнки соңыннан гомерең буе үкенүең бар. Нинди генә очракта да үз балаңны якларга, аннан баш тартмаска кирәк. Яшьләй ясалган аборт җитди, гомерлек үкенечкә китерергә мөмкин.

    Йомгак
    Район газетасында әлеге теманы күтәрүебез очраклы түгел. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең чираттагы утырышында башка мәсьәләләр белән беррәттән әлеге четерекле мәсьәлә дә тикшерелде. Эш шунда, соңгы вакытларда бишенче кыз шушындый хәлдә калган. Аларның берсе баланы саклап калу өчен хастаханәгә салынган. 14 яшьлек бер кыз йөклелеген өзгән һәм шактый кыен хәлдә калган: аның очрашып йөргән егете кулга алынган. Аның туганнары кыздан гаризасын алуларын сорый. Мәктәп аны приютка урнаштыру турында кайгырта. Тегесенең дә, монысының да яшәү шартлары бик начар.
    Дөрес, ахыры яхшы төгәлләнгәннәре дә бар. 15 яшь тулган бер кыз бала тапкан һәм ире белән яши. Алар никахларын теркәде һәм бергәләп сабыйларын үстерәләр. Алга таба нәрсә булачагын тормыш күрсәтер.
    Статистика күрсәткәнчә, бик яшь гаиләләр нык булмый. Моның сәбәпләре бик күп. Беренче чиратта матди як. Белгечләр раславынча, моның уңай яклары да бар. Шулай да яшьләр нәрсә эшләгәннәрен уйласын иде.

    Психолог Фариза Шалимова аңлатмасы
    Бүгенге көндә кызларның иртә йөккә узу очраклары артты.
    Кызганыч, күп кенә ата-аналар балаларына җенси тәрбия бирергә ашыкмый. Алар бу эшне массакүләм мәгълүмат чараларына йөкли. Бу турыда сөйләшергә-аңлатырга кирәк. Малайлар да мондый сөйләшүләргә мохтаҗ. Монда әтиләр бигрәк тә җаваплы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: