Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Ни өчен кеше баласы башка җәнлекләрнең балаларыннан озаграк үсә?

    Моның сәбәбен аңлатабыз

    Кайбер җәнлекләр дөньяга килгәндә сукыр булып туа, башкалары шунда ук аякка басып китә. Тик менә кеше баласы гына барысыннан да озаграк үсә. Моның сәбәбен фактлар сайтында аңлаттылар.

    Олы ир-атның һәм ата шимпанзеның авырлыгы бер чама, ә балалар үсү процессы бөтенләй төрлечә. Бер еллык шимпанзе баласы бер яшьлек баладан ике тапкыр җиңелрәк була. Ләкин сигез яшьлек шимпанзе баласы исә шул ук яшьтәге кеше баласыннан ике тапкыр авыррак була. 12 яшьтә шимпанзе олы маймыл авырлыгына җитә. Ә кешегә олы кеше авырлыгына җитәр өчен кимендә алты ел үсәргә кирәк була әле.

    Башка приматлар белән дә шундый тенденция күзәтелә. Горилла баласы биш яшендә 50 кг, ун яшендә 120 кг була. Зур горилла 150 кг авырлыкта.

    Кеше ни өчен шулай озак үсә соң? Эш баш миендә. Баланың баш миенә энергия кирәк, ул бала чакта глюкозаны актив сарыф итә. 4-12 яшь арасында баш мие кабыгы глюкозаны дүрт яшькә кадәр һәм унике яшьтән соң булган вакыттагыдан ике тапкыр күбрәк сарыф итә. Шулай итеп, бөтен энергиянең яртысы баш мие өчен тотыла, димәк, гәүдә тиз үсә алмый.

    Зур баш мие өчен күп энергия кирәк. Баш мие тиешле күләмдә туклыклы матдәләр алсын өчен, гәүдә үсеше акрыная. Бавыр глюкоза эшләп чыгара алганга күрә, башка органнарга зыян килми, аларга да җитәрлек күләмдә глюкоза килеп тора. Органнар альтернатив энергия чыганакларын (мәсәлән, майлы кислоталарны) да куллана.

    12 яшьтән соң баш мие үсеше генә түгел, баш мие бәйләнешләре арту сәбәпле, кешенең когнитив сәләтләре дә яхшыра. Моның өчен дә күп энергия сарыф ителә. Шулай итеп, кешенең башка хайваннардан акрынрак үсүе скелет, мускуллар һәм баш мие үсеше өчен берьюлы бик күп энергия кирәк булуы белән аңлатыла. Безнең очракта исә баш мие өстенлекле юнәлеш була, диелә хәбәрдә.


    Интертат

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: