Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ничек очраклы рәвештә террорчылыкны финансламаска?

Террорчылыкка каршы көрәштә нәтиҗәле чараларның берсе – аның финанс каналларын ябу.

Кызганыч, очраклы рәвештә дә террорчылыкның “иганәчесе” булып китәргә мөмкин.

Социаль челтәрләрдә әйләнә-тирә мохитне һәм хайваннарны саклау фондына, яисә хәтта берәр авыру балага дәвалану өчен акча күчерергә өндәп язылган постлар очратканыгыз бардыр. Әлбәттә, мондый чакыруларга җавап бирмәү, үз өлешеңне кертмәү кыен. Еш кына постларда акча күчерергә тәкъдим итеп банк картасы номерлары күрсәтелә. Ләкин менә шундый очракларда да, изге ниятләр белән эш иткәндә дә, саклык күрсәтергә кирәк.

Террорчыларга очраклы рәвештә финанс ярдәме күрсәтү турында район прокуроры ярдәмчесе Нияз Габидуллин сөйләде.

– Әгәр шәхси банк карталарына акчаны коммерцияле булмаган оешма исеменнән җыялар икән, аның чыннан да бармы-юкмы икәнен тикшерергә кирәк. Моны Россия салым хезмәте һәм Юстиция министрлыгының рәсми сайтларында эшләргә була. Аларда барлык теркәлгән оешмаларның исемлеге урнашкан, аны теләгән һәркем кереп карый ала. Акча күчерергә кушылган картаның хуҗасы бу оешманың гамәлгә куючысы яки җитәкчесе булып торамы-юкмы, шуны ачыкларга кирәк. Моны юридик затларның бердәм дәүләт реестрына (ЕГРЮЛ) кереп тикшереп була. Бер үк банк картасына төрле сылтаулар белән акча җыю факты да шик тудырырга тиеш. Иң куркынычсыз ысул – акчаны карталарга түгел, ә оешмаларның рәсми сайтларында яки социаль челтәрләрдәге рәсми битләрендә күрсәтелгән банк счетларына күчерү.

Әлбәттә, финанс кертемен аңлы рәвештә ясаган кеше һәм оста куелган ятьмәгә эләккән, ялгышкан кеше арасында аерма бар. Шуңа да карамастан, закон кырыс, әмма гадел. Һәркемгә дә, законсыз гамәл кылган өчен, җинаятьнең авырлык дәрәҗәсенә карап, җавап бирергә туры киләчәк. РФ Җинаять кодексының «Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү» 205.1 маддәсе террорчылыкны финанслау өчен сигез елдан егерме елга кадәр иректән мәхрүм итү яки гомерлеккә иректән мәхрүм итү һәм бер миллион сумга кадәр штраф рәвешендә җинаять җаваплылыгын күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антитеррор антитерроризм